Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ә минем бит килә очасым

Ә минем бит килә очасым, Зәңгәр болытларны кочасым. Йолдызлардан сине күзлисем Йөрәгеңә юлны эзлисем. Ә минем бит килә очасым, Кояш кебек балкып торасым. Серләреңне килә чишәсем Сөюеңне өмет итәсем. Ә минем бит килә очасым, Йомшак җилдәй сыйпап узасым, Абынганда кулым сузасым, Кыен чакта терәк буласым. Ә минем бит килә очасым, Ләйсән яңгыр булып явасым, Күңелеңә үтеп керәсем, Күзләреңдә бәхет күрәсем. Ә минем бит килә очасым Сөю дәрьясына чыгасым. Шул дәрьяда сине табасым, Яннарыңда мәңге каласым.. Ә минем бит килә очасым...

Әнисә Шакирова. Аксубай районы


Сурәт: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев