Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Дусларым

Чын дуслар булмый диләр, Ничек инде булмасын?!

Чын дуслар булмый диләр,

Ничек инде булмасын?!

Менә дигән кызларым бар,

Менә дигән дусларым.

 

Авыр вакытта алар

Ярдәм кулы сузалар,

Шатлыкны да минем белән

Бергә уртаклашалар.

 

Моңаерга юл куймыйлар,

Күңелемне күрәләр,

Киңәш сорап килсәм әгәр,

Киңәшләрен бирәләр.

 

Ходаема мин рәхмәтле,

Шундый дуслар булганга,

Кызларыма мең рәхмәтле,

Яннарымда булганга.

 

Хәзергәчә тату булып,

Ярдәм куллары сузып,

Язсын иде безгә шулай,

Яшәргә дуслар булып.

 

Гөлназ Хәйретдинова. Теләче районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев