Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Дусларны югалтмыйк

Югалткач иң якын дустыңны, үкенеч яралый йөрәкне...

Югалтмыйк дусларны ашыгып,

Ялгышып, рәнҗетеп бер юкка.

Дустыңа авыр сүз әйткәнче,

Бер мизгел уйлан син һәм тукта.

 

Югалтмыйк, дуслар гел табылмый,

Дуслыкның кадере озакка.

Кинәттән әйткәнче ялгыш сүз,

Хисләрне куйыйк без йозакка.

 

Югалткач иң якын дустыңны,

Үкенеч яралый йөрәкне.

Абынгач, егылгач уйлыйсың

Кул бирер дустың бик кирәкне.

 

Гомер ул - атылган йолдыз күк

Мизгелдә яна да югала.

Син янган чагында янәшә

Хәтерләп, кадерләп дус кала.

 

 

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев