Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Дускаем

Килеп җитте минем картлык көнем...

Килеп җитте минем картлык көнем,

Балаларым бар да еракта.

Яңгыр сипкән тәрәз каршысында

Тыңгы тапмыйм янган йөрәккә.

Күңелемә шом салырга теләп,

Ачы җилләр кага тәрәзне

Ишек шакып керде яшьлек дустым

Кулларында баллы кәрәзе.

Ямь кергәндәй булды өйләремә,

Сомаварым кайный өстәлдә

"Нинди төстә, сагыш?"- димәгез сез,

Сагыш бит ул соры төсләрдә".

Сөенә-сөенә бергә чәй эчәбез,

Сөйли-сөйли уртак серләрне,

Яшь чактагы безнең сүрәтебез

Эленеп тора, ямьләп бүлмәмне.

Әл(е)дә килдең әле, яшьлек дустым,

Эчем пошып, йөрәк янганда,

Салкын көздә сагышланып, өйдә

Бер ялгызым торып калганда.

Песием дә моңсуланган кебек

Ята иде мендәр астында.

Сикереп төшеп, сөенгәндәй итеп,

Йөгреп чыкты дустым каршына.

Ямь өстенә ямьнәр өстәгәндәй

Кояш чыкты болыт артыннан.

Йөрәгемнең зарын сизгән кебек

Җан дускаем мина ашкынган.

Гомер буе без бит дус яшәдек,

Башыбыздан ниләр үтмәде.

Дөнья мәшәкате аркасында

Белмәдек бит картлык көткәнне.

Сердәш булдың миңа гомер буе

Кайгыда да, булдын шатлыкта.

И Ходаем, тазалыклар телим

Ялгыз итмә безне картлыкта.

Җаннарымны, кая куярга да

Белмәгәндә кактың ишегем.

Сагышлардан качып тибрәнергә

Булса иде, бәллүр БИШЕГЕМ!!!

Илисә Әхмәтова. Нижневартовск шәһәре

Фото авторныкы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев