Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Дулкыннар да ял итә

Дулкын кагуга тузәрдәй таш кыя булу кирәк шул...

Чал башкаен ярга салып

Дулкыннар да ял итә.

Куәтенә дәрман алып

Кабат диңгезгә китә шул,

Кабат диңгезгә китә...

Диңгезгә тиң гомеркәйләр.

Җилгә буйсынган җилкән.

Башны салып ял итәрдәй

Тын яр кайларда икән лә,

Тын яр кайларда икән?

Ярсу күңел диңгезенә

Чайпалыр яр тик йөрәк.

Дулкын кагуга тузәрдәй

Таш кыя булу кирәк шул,

Таш кыя булу кирәк...

Кадрия Саматова, Актаныш

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев