Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

"Дошманга игътибар күбрәк!"

Гаепне читтән эзлибез...

Дошманга игътибар күбрәк!
Җитми ул дус-ишләргә.
Гаепне читтән эзлибез,
Үзебез пешмәгәнгә.
Җылы сүзләр поскан әнә,
Күңелнең читләренә.
Тик каһәр, үрлибез һаман
“Тегенең” чикләренә.
Мохтаҗмы тәпәләүләргә
Дошман дигән, дошманым?!
Ике ятып бер төшенә
Кермибез дә без аның!
Тик һаман ыргылабыз шул,
Тешләрне шыгырдатып.
Борын төбендәге дуслар
Калалар ыңгырашып.
"Азак хәлләр белешербез,
Соңырак сөйләшербез!"
...Берәм-берәм китеп бара
Дөньядан “ишләребез”.

Люция Әблиева, Казан

Фото: pixabay 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев