Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Дөньяң бүтән

Боз сөңгесеннән тамган тамчыдай, тама да тама ачы яшьләрем...

Боз сөңгесеннән
Тамган тамчыдай,
Тама да тама
Ачы яшьләрем.
Соңын белсәм дә,
Тиле кешедәй,
Көтәм дә көтәм,
Азды хисләрем.
Күңел ышанмый,
Йөрәк буйсынмый,
Елмаеп кайткан
Чагыңны көтәм.
Син киткән җирдән
Бик теләсә дә,
Кайтмый берәү дә,
Дөньяң бит бүтән.
Чыгам кырларга,
Йөрим болында,
Тормыш чуалткан
Йомгакны сүтәм.
Сөңгедән тамган
Яшем кушыла
Чык тамчысына.
Син күктә күптән…
 
Зиляра Рафикова. Башкортстан
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев