Дөньялыкның ак тәме (хикәя)

Бакча эшләре бетүгә, Сәрия әби бик каты авырып китте. Хәбәрне ишетеп, тиз арада кайтып төшкән Нәсимә кызы, әнисен район үзәгендәге хастаханәгә урнаштырды. Әбинең биле кузгалган, бөерләренә дә суык тигән – табиблар күзәтүе астында дәвалану кирәк, диделәр.

Нәсимә, шылтратып, эшеннән ял сорады да, әнисенең авылдагы бар дөньясына күз-колак булып торуны үз өстенә алды. Ә Сәрия әбинең хуҗалыгы олы гына – җәй буена тутырып бәрәңгесен, яшелчәсен чәчә, бал кортларын үрчетә, сарае да мал-туарга, кош-кортка бай иде. Җитмеш икене тутырып килгән әби бер сыер, ике сарык, җиде каз һәм егермеләп тавык асрады.

"Әнкәй, үзең өчен кайчан яшәрсең икән? Безнең янга күчергә дә риза түгелсең. Әйдә, сыерны булса да, сатабыз, мәшәкатең кимеп китәр!" – дип әйтеп караган балаларының сүзләренә моңа кадәр җаны-тәне белән каршы торды ул.

"Алмакаемнан башка ничек яшим инде мин?" – дип Сәрия әби сыерын шапылдатып сөя-сөя, үз алдына сөйләнә иде.

Тора-бара кызы белән улы биреште. Әниләренең теләгенә бер сүз дә каршы әйтмичә, авылга ешрак кайтып, хәлдән килгәнчә булышырга тырыштылар. Тик менә авырып киткәч, малны киметү дигән мәсьәлә яңадан Сәрия әби алдына килеп басты.

“Обход” вакыты. Сәрия әби палатасында инде икенче атна, көн саен табибларны: “Кайтармаслармы икән”? – дигән өмет белән көтеп алды. Тик һаман да теләгән сүзләрен ишетмәде.

Ә менә бүген яшь кенә табиб, кулындагы кәгазьләренә карап алгач, сүзен сораудан башлады:

- Сәрия әби, сезгә ничә яшь әле?

- Җитмеш ике тула. Яңа ел бәйрәменнән соң, балам.

- Бик яхшы. Тагын күпмерәк яшәргә өметләнәсез?

- Балам, Ходай күпмесен язган, шул тиклем яшисең инде, - дип Сәрия әби көлеп куйды. Аңа табиб соравы бик тә юләр кебек тоелды.

- Сәрия әби, кәефегезне бозам инде, җитмеш икене тутыра алмассыз ахрысы.

Мондый хәбәрне бөтенләй көтмәгән әбинең йөрәге бер туктагандай булды, бер, тиз-тиз тибеп, күкрәктән чыгарга омтылды. Курыккан әби сүз тапмады.

- Әйе, әйе, Сәрия әби. Сез, “ат урынына җигелеп”, дөнья көтүегезне дәвам итсәгез, тазалыгыгызга ышаныч юк. Сезне яки ятактагы тормыш көтә, яки йөрәгегез чыдамаячак...

- Балакаем, ни эшләргә соң? – Сәрия әби үзенең тавышын үзе танымады.

- Сакланып яшәсәгез, йөз яшькә тиклем яшәвегез дә ихтимал...

Шулай итеп, Сәрия әби сыеры белән сарыкларын сатарга ризалыгын бирергә мәҗбүр булды. Бөтенләй “ятим” калмас өчен тавыкларыннан булса да өзмәскә үтенде.

Нәсимә кызы, әнисе дәваланып өенә кайтуына, бар эшне дә җайлап куйган иде инде. Алмакайны күрше авылдан яшь гаилә алып китте. Сарыкларны түбәнге очтан берәүләр сатып алдылар. Ә казларны уңган Нәсимә, каз өмәсен оештырып, калага күчтәнәчкә әзерләде.

Сәрия әби өенә кайтканына куанып туя алмады. Маллары булмавы беренче чакта хәтта җайлы кебек тоелды: хәле бик әйбәттән түгел, биле әледән-әле килеп үзен белдерде. Ә тавыклар янына көненә бер чыгып ашарга салу - эш мени ул? Нигә күптән шул тормышка ризалашмаган икән?

Яңа елдан соң әниләренең туган көненә Нәсимә кызы белән Даян улы, гаиләләрен ияртеп, кайтып тулдылар – боегып утырырга бер мизгел дә булмады. Күрше-тирә дә хәл белеп торды. Кул эшенә оста булган Сәрия әбинең кулыннан йон эрләү, оекбаш, шәл бәйләү дә төшмәде, шуның белән алданып вакыты уза бирде.

Мартның беренче көненнән үк табигатьтә яз сизелә башлады. Кояшның көннән-көн көчлерәк җылытуыннан, кыш буена тутырып яуган карлар эрергә ашыкты. Ара-тирә караеп яткан җирдән чыгып килгән чирәм дә күренгәли. Җылы яклардан кайткан кошларның тавышы, тирә-юньгә ямь биреп, күңелгә шатлыклы тойгылар өстәп, ишетелеп тора. Һавада да яз исе...

Табигатьтәге үзгәрешләр олы кешенең күңелен дә тыныч калдырмады – Сәрия әбигә әллә кайдан хәл өстәде, ул элеккечә йөгереп-йөгереп, дәртләнеп, кар сулары белән кер юды, өй эчен, йорт тирәсен тазартты.

Тик буш калган сараена гына керүләре кыен иде аңа – сыерының мөгрәп каршы алуы, күпме ашатсаң да, акырып торган сарыкларының тавышы да ишетелмәгәч, Сәрия әбинең, үзен ничек юатса да, күңеле елый төсле иде. Тавыкларының, кышны барысы да исән чыгып, май башыннан ук өчесе чебеш чыгарырга утыруы гына бер төрле кәеф өстәде, ә бал корты умарталарын җиләк бакчасына чыгарып тезгәч, үзенә эш табылуга, Сәрия әби тагын бер шатланды.

Кызының үгетләү сүзләренә бирешкәненә, ул беренче тапкыр көтү чыга башлаган көнне үкенде. Күрше-тирә, малларын чыгарып, авыл башына куып алып киткәч, олы кеше өенә кереп елап җибәрде. Үз-үзен ятим итеп тойды ул шушы мизгелдә.

- И-и-и, юләрмен дә инде үзем... Алмамны нигә генә озаттым инде...

Сыерын бик нык сагынганын әле генә аңлады Сәрия әби.

Сәгать ун тулганын көтеп, өе эчендә бәрелеп-сугылып йөрде дә, матуррак киенеп, әби өске урамда яшәгән мәрхүм апасының Вәсилә кызына юл тотты.

Вәсилә туганының дөньясы бөтен: өе тулы – җиһазы, сараенда – төрлесеннән – мал-туары, ишегалдында ике машина утыра. Ире белән тату яшәде бу уңган хатын, балаларын да эш сөеп яшәргә өндәде.

Сәрия әбине зурлап каршы алдылар. Вәсилә, тиз арада өстәл җыеп, ак әбисен түргә утыртты да, чәй белән сыйлый башлады. Бераз балаларны сорашып, авыл яңалыкларын тикшереп алгач, Сәрия әби үзенең зарларын сөйләп китте:

- Менә, кызым, мин дә ятим калдым бит әле...

- Нәрсә булды, акәби? – Вәсиләнең “йөзе качты”. – Нәсимә апамнарга, Даяннарга бер-бер хәл булдымы әллә?

- Юк, юк, балам, Алла сакласын үзләрен! Аларның барысы да әйбәт. Өченче көн генә, телефоннан шылтратып, хәл белешеп алдык.

- Йөрәгемне алдың, Сәрия акәби...

- Сыерсыз калдым бит! Ятим калу белән бер икән. Бүген генә шуны аңладым, кызым... – дип Сәрия әби, елый-елый, бушаган йортында ямь беткәне турында сөйләп китте.

Җитмәсә, балалары кайтып, яшелчәне бәрәңге бакчасының яртысына гына чәчүләре дә әбинең эчен пошырды. Күршеләре алдында оят иде аңа.

Вәсилә яраткан әбисен нинди сүзләр табып, ничек тынычландырырга да белмәде:

- Авылыбызда бүгенге көнне хәтта яшьләр дә мал тотмый. Аларның берсеннән дә пошынган сүз ишеткәнем юк, рәхәтләнеп, җиңел генә яши бирәләр. Вакыт узар, күнеп китәрсең әле, елама, акәби...

Сәрия әби гомере буена мал карап, үткән һәр көнен “бушка узмасын”, дип эш белән үткәргән кеше, бүген килеп эштән бушагач, үзен кая куярга белмәде.

- Акәби, җиләк бакчаңа бар әйбереңне дә чәчтеңме соң?

Әйе, Сәрия әби күптән инде барысын да чәчкән, көздән үк, җирен казып, төртеп чыккан яшелчәләре дә бар иде.

- Ә телевизор, радиоң эшлиме соң?

- Әй, балам, ул “шайтан тартмасына” күз саласы да килми. Юньсез, кәеф төшерә торган хәбәрләр тыңларга да, карарга да күңел тартмый. Радиодан төрле көйләр тыңлаган булам инде...

Әбие белән Вәсилә озак кына сөйләшеп утырды, үзенчә аны юатырга тырышты:

- Сөтсез чәеңне эчмәссең. Бүгеннән, сыерымны сауган саен, Кәрим улымны үзеңә җибәреп торырмын. Сөт алып килер, - дип сүз бирде ул.

Өенә кайтырга чыкканда, Сәрия әби бераз күтәренке кәефле иде. Күңелеңне бушатсаң, җиңелерәк булып китә шул!

Кайтып җиткәнче, Сәрия әби авылдагы яшьтәшен – Рәзилә әбине очратты. Аңа да Алмасыз калганын, инде хәзер чәе дә сөтсез икәнен сөйләде...

Кичен, маллар көтүдән кайта башлагач, Сәрия әби урамга, капкасы төбенә чыкты. Күршеләренең малларына сокланып, күңелендә үзенчә көнләшеп торды.

Ә кичке сәгать тугыздан соң Вәсилә улы Кәрим – ике литр, Рәзилә әби, оныгы аша, - бер литр, тагын да өч күршесе сөт керткәннән соң, Сәрия әбинең җиде литрлы чиләге тулырлык ризык җыелган иде.

Күчтәнәчләргә куана-куана, рәхмәтләр укып, Сәрия әби сөтле чәй эчте.

Шул тиклем байлыкны әбинең ачытасы килми иде. “Сөтне кайнатып суыткычка куйсам, миңа озакка җитәр”, - дигән уй белән, чоланына чыгып, зур савыт карый башлады. Кинәт аның күзенә, иске алъяпкычына төрелгән, сепараторы чалынды. Сәрия әби, җайлап кына, алъяпкычны ачты, ничәмә еллар буена тугры хезмәт иткән булышчысына: “ Сиңа да эш юк хәзер”, - дип әйтеп, аны ниндидер назлылык белән сыйпап куйды.

“Ә нигә эш юк? Сөтем күп кенә җыелды бит! Каймакка аерырга да җитә, чәйгә дә кала”! Үзенең шундый җайлы уена үзе шатланып, Сәрия әби сепаратын өенә алып керде. Аппаратын андый эшкә күнеп беткән куллары белән ләззәтләнеп җыйды.

Ә каймагының тәмлелеге! Тел йотарлык!

Аерылган сөткә Сәрия әби катык ачыткысы салып куйды...

Шушы көннән, әбине куандырып, авылдашлары сөт китерер булып китте.

Сәрия әби, каймагы күп җыелып киткәч, маен язды. Ул оныкларын җәйге каникулларга көтә иде. Яраткан кунаклары өчен тәмле-тәмле ашамлыклар әзерләде.

Тик киләсе бер ялга кайткан Даян улы әнисенең хыялларын өзде: олы оныгы югары уку йортына укырга керегә әзерләнә, кечесен балалар ял лагерена озатканнар, ә Нәсимәнең кызлары икенче нәнәләрендә икән. Тиз арада кайтучылар юк әле.

Көткән кунаклары булмагач, Сәрия әбинең суыткычы майга да, каймакка да, корыт-эремчекләргә дә тулып китте...

Ә бер көнне, иртәрәк торып, зур сумкасына нидер төяп, әби маршрут автобусына утырды да, район үзәгенә юл тотты. Кичкә табан авылына кайтып төшкәндә, Сәрия әби бик канәгать күренә иде. Тик ул беркемгә дә нинди йомыш йомышлап йөргәнен сөйләмәде. Атнасына бер-ике тапкыр әби кеше шулай йөреп кайтыр булып китте.

Әкрен генә җәй дә кими. Августның соңгы атнасында, Сәрия әбигә терәлеп яшәгән күршеләрендә, туй узды. Рәсүл белән Гөлшат кызларын кияүгә бирделәр. Бу авылда тату, эш сөючән, тәртипле гаиләләрнең берсе: Рәсүл – тракторчы, Гөлшат – башлангыч сыйныфлар укыучысы булып эшләп, ике кыз һәм ике ул үстереп килделәр.

Алар белән Сәрия әби аеруча тату яшәде. Ике күрше бер-берсенә кирәк-яракка да, киңәшкә дә, хәтта күңелсез генә булган чакларны да йөгереп керер булды. Араларындагы яшь аермасы байтак булу да моңа комачауламады. Сәрия әбинең җиңел, йомшак холыклы, Рәсүл белән Гөлшатның ачык, кеше белән аралашучан табигатьләре күршеләр араларын якынайтты гына. Туйга әзерлек барганда да, табын өстен җыйганда да, гөрләтеп ике туй уздырган Сәрия әбинең файдасы зур булды. Ул күршеләренең мәшәкатьләренә чын күңеленнән куанып, бик тә мавыгып, катнашып йөрде.

Туй көне. Урамны яңгыратып, җиңел машиналарга төялеп, кияү белән кунаклар килеп җитте. Өстәл артында сыйланып “арыгач”, кунаклар “ял итәргә” ишегалдына чыкты. Кызыклы уеннар, рәхәтләнеп биюләр китте.

Менә шушы вакытта, бар кешене аптыратып, дүрт-биш айлык кызыл бозаү җитәкләгән, Сәрия әби пәйдә булды. Бозавының муенына кызыл тасмадан эшләнгән, зур бант тагылган. Бозавы да акыллы гына, әби кешегә буйсынып, ияреп килә. Гармунчы уеныннан тынып калды...

Сәрия әби тантаналы рәвештә Ләйсән белән кияү янына килеп басты да, моңлы тавышы белән җырлап җибәрде:

Әйдә, дустым алып барам

Алма коелган җиргә;

Бер җырламый булмас инде

Дуслар җыелган җирдә!

Таң атканын шуннан беләм –

Күктәге аклык белән;

Сез дусларны тәбрик итәм

Бүгенге шатлык белән...

Ләйсән кызым! Кияү балам! Сезне бүгенге күркәм истәлекле бәйрәмегез белән! Тормышыгыз да шулай ук матур, шатлыклы барсын! Гел әлегедәй тату, бәхетле булыгыз! Сезгә авылдашларыгызның барысы исеменнән дә менә шушы бүләкне тапшырасым килә! Тана бозауны сыер итеп үстерәсезме, яки акчага әйләндерәсезме – үзегез уйларсыз... – Сәрия әби, бүләге белән, яшь гаиләне куандырып, йөрәгеннән чыккан җылы, матур сүзләрен табып, котлады.

Авылдашлар бер-берсенә шым гына пышылдаштылар:

- Менә Сәрия әби булдырды! Зур бүләк алып кергән!

- Пенсиядәге кеше өчен бүләге бигрәк тә зур шул...

- Әйе шул, җитмәсә хастаханәдән соң, даруларга акчасы да байтак беткән, дип сөйләделәр. Бозауны ничек алды икән?

- Балалары булышадыр...

- Ләйсәнне бик ярата, күрәсең, бүләген кызганмаган!

- Сәрия әбинең үзен дә яраталар бит! Бала-чага бигрәк тә!

- Ишеттегезме, бүләген “авылдашлар исеменнән”, дип тапшырды. Нигә алай әйтте ул?

Соңгы сорауның җавабы берничә көн үткәч ачылды...

Балаларына укырга кирәк-ярак алыр өчен район үзәгенә килгән Вәсилә, кибетләрне йөреп чыккач, авыл халкы ярминкәсенә дә кереп чыгарга булды.

Монда нәрсә генә юк: оекбашы да, шәле дә, ите дә, казы да, балы да, мае да, минлеге дә, җиләге дә...

Вәсилә булган байлыкны күзәтеп йөргәндә, сатучылар арасында таныш йөз күреп, туктап калды. Каршысында пөхтә генә киенгән, елмаеп, бераз кыенсынып та Сәрия әби тора иде. Аның товары – май, каймак һәм эремчек.

Вәсилә, барын да аңлап, кычкырып көлеп җибәрде һәм:

- Әй, Сәрия акәби! Син кайда да югалып калмассыңдыр! - диде.

Лариса Аллаярова — СабирҗановаБашкортстан

 

фото: davaipogovorim.mirtesen.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: