Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Дөнья матур

Дөнья матурлыгы иксез-чиксез, тоя белсәң аны тик чынлап...

Дөнья матурлыгы иксез-чиксез,

Тоя белсәң аны тик чынлап.

Ишетелә курай тавышлары

Чишмә суы ага тик чыңлап.

Дөнья матур! Һәрбер туар таңы,

Нурда балкыр чыклы үләне.

Санап китсәң һәр мизгеле матур,

Матурлыкның юктыр күләме.

Аллы-гөлле чәчкәләре белән,

Яшеллеге белән җәй матур.

Сайрар кошлар моңы колакларны

Җәйдә генә назлап уятыр.

Көзе матур алтын төсе белән,

Бер фасыл юк андый, көзгечә.

Коелганда көзге яфраклар да

Берсен берсе куып, әй, оча!

Оча-оча энҗе карлар төшә,

Кышкы мәлне кем соң яратмас.

Ак төсләрен кышның әле беркем

Беркайчан да, уйлыйм, каралтмас.

Язлар белән назлар килә безгә.

Матурлыклар язда башлана.

Дөнья матур һәр мизгеле белән.

Һәр фасылы елның тантана.

Гөлфия Гыйззәтова. Әлшәй районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев