Дөнья куасы бармы?

Чирле байдан бәхетлерәк
Сәламәт булган ярлы.
Шуны уйлап, байлык, диеп
Дөнья куасың бармы?
Матди байлык һәрчакта да
Бәхет китерә алмый.
Ә рухи бай кешеләрнең
Бәхете арттан калмый.
Дөнья малы - дуңгыз каны
Уйласаң, ул ник кирәк?
Байлык артыннан чапканда
Бетәдер бары йөрәк...
Күңелең шат, җаның тыныч
Тәнең булса таза-сау -
Шулар белән бит тормышны
Мөмкин бәхетле ясау!
Рәмзия Шәрәфетдинова. Башкортстан
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз