Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Дөнья hәм без

Өй бәләкәй иде, без бәләкәй идек, Тәрәз аша бактык дөньяга. Шул кечкенә тәрәз өлгесенә Сыйган кебек иде дөнья да. Атлап чыктык ишек, ташлап бишек, Бишекләрдән бастык чирәмгә. Тормыш алды тотып, билдән кысып, Дөньялар киӊәйде дигәндә. Дөнья киӊ дә, тормыш иӊгә басып Бөкрәйтә шул берчак, тʏз генә. Бер бөгелгәч инде тураю юк, Тотып тора кыска тезгендә. Өй бәләкәй тʏгел, без бәләкәй тʏгел, Тәрәз аша багам дөньяга. Тәрәз өлгесеннән моӊсу карый Тормыш йөген тарткан дөнья да. Бер ʏрәләр, бер сʏтәләр аны, Ниләр генә кʏрми, бичара... Дөнья тиклем дөнья бирешкәндә Бездәй гади җанга ни чара...

Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина. Башкортстан


Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев