ДАНЫҢ КАЛДЫ БӨТЕН АВЫЛГА

(Газиз әнкәем ХАМДИЯ ХАБИБУЛЛА кызына) Кырдан арып кайтып килә әнкәй, Көянтәсе кисә җилкәсен. Ике якка элгән күтәргесез, Яңа җыйган печән көлтәсен. Көннәр буе чапкан ул печәнне, Киптергән ул, җыйган күбәләп. Чак-чак атлап килә хәлсез генә, Җаны аның гүя кубәләк. Бөгелә-сыгыла атлый,- егылмаска тырышып, Ә аркасын авыр йөк баса. Туктарга да курка хәл алырга, Кузгалалмас төсле тукталса... Синең язмыш гаять авыр булды, Йөздең кайгы-хәсрәт эчендә. Газиз улларыңны югалттың син, Янып-көйдең барыбыз өчен дә. Дөньядагы барлык авырлыкны, Ялгыз күтәрдең син җилкәңдә. Урак урдың, бөтен ирләр эшен, Син башкардың дөнья көткәндә. Лампа яктысында, күрер-күрмәс, Киндер суга идең төннәрен. Йорт тутырып малын асрадың син, Буш узмады синең көннәрең. Аяк-кулларың да сызлагандыр, Йөрәккәең әрнеп типкәндер. Бер вакытта әнкәй зарланмадың, Күз яшьләре бер дә түкмәдең. Чыдам булдың, бик нык түзем булдың, Бөгелмәдең җилгә-давылга... Бик акыллы, уңган хатын дигән, Даның калды бөтен авылга!

Гөлсем Нәбиуллина, Башкортостан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: