Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Чын дус

Җан әрнеткән нәрсә - хыянәт...

Минем уйлавымча, дөньяда

Җан әрнеткән нәрсә - хыянәт.

Ник уйламый бәндә, моның өчен

Куктә көтә аны кыямәт.

Адәмнәр бит жирдә төрле була,

Кайсы ару, кайсы бик куркак.

Хыянәтче дуска караганда

Дошманнарың мең кат яхшырак.

Тормыш юлын башлар алдыннан

Табу кирәк башта чын дусны.

Инде тапкач, нәрсә булса да

Югалтмаска кирәк ул дусны.

Нинди авыр чаклар булса да

Соңгы өметләрең өзелсә,

Язмыш сине чалкан салса да

Чын дус сине сатмас гөмергә.

Марсель Шарапов. Арча районы

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев