Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Чүл дәрьясы – күмер

Ничек синсез яши алдым  икән җан җылыңны тоймый... Гомер кадәр гомер узган үлчәмнәргә сыймый. Яратуга туймый... Мизаннарда – бары да бар, хатирәләр - диңгез... Ачыларын үлчәр өчен герләр җитмәс кебек. Төптә – тозлы киңлек... Утырым-утырым, катлы юшкын баскан күңел күзен... Мин сине күрмәгәнмендер, ник дәшмәдең үзең?.. Мәхәббәтле көзем... Синең сынны җыям һаман сөюемә төреп... Як-ягымда комлык. Курка-курка, бик сак кына сокланамын күреп?! Калыплары үзгә, гаҗәп керсез икән күңел... Мәхәббәтнең бизмәнендә – ике көзле гомер. Чүл дәрьясы – күмер...

Сүрия Мингатина. Әтнә районы


фото: goodfon.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев