Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Чишмәләрдән сулар алдым

Йөрәк ничек түзеп, чыдар?

Чишмәләрдә сулар салкын,

Ай коенып туйгач кына.

Көянтәмә элеп алдым

Чиләкләрем тулгач кына.

Чиләкләрем, әй, чайкала,

Уйларым ла, әй, айкала...

Чишмәкәем, беләсеңдер

Йөрәккәем ник сызлана?..

Чишмәләрдән сулар алдым,

Тар басмага басып кына.

Серләремне сөйләрмен дип,

Килгән идем ялгыз гына.

Челтер-челтер ага сулар,

Тау ташларны ярып чыгар.

Сагышларга бармы дәва,

Йөрәк ничек түзеп, чыдар?

Кайтыр юллар, әй, бормалы,

Читәннәрнең буйларында.

Бәхетләрне - бәхетсезләр

Табар чишмә юлларында.

Гөлсинә Ханәфи Хайретдинова-Сафина. Димитровград

Фото: sila-vody.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев