Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Чәнечке

Адәм шулай җирдә яралгандыр, Гүзәллеккә күңеле тартыладыр, Мин дә табигатьнең бер фәкыйре, Шуңа матурлыкка табынамдыр! Гөлбакчада күреп, өзеп алдым, Гөлчәчәгем диеп уйладым, Аңлаганда бик соң иде инде, Чәнечкедән әрни кулларым! Затлы чәчәк диеп өзгән гөлем Булып чыкты гади чәнечке, Ерткыч тырнагыдай үткен уклар Йөрәк бәгыренә чәнечте! Тормышта еш шулай була ахры, Күксел томан иртән тарала, Саф хисләрне "чүп"тән аермасаң, Сакламасаң, алар карала! Гөлчәчәк дип өзгән әрсез үлән, Калебеңә килеп кадала!

 

Марсель Шарапов. Арча районы


фото: www.playcast.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев