Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Чәч аклыгы картлык түгел

Яшьлегебез күңелләрдә яши, йөрәкләрдә кырау ятса да...

Чәч аклыгы картлык түгел әле,
Төс үзгәрү генә җиңәлми.
Олыгайдык дип һич бирешмик,
Уңган атны арык җитәлми.

Арттан куып җиткән чакларда да,
Алга чыгып, үтеп китәлми.
Үтеп карар, ләкин финишларга
Безне узып барып җитәлми.
Ярышларда мәгәр җиңәлми.

Маңгай сыры яшьне күрсәтә алмый,
Үткәннәргә билге салса да.
Яшьлегебез күңелләрдә яши
Йөрәкләрдә кырау ятса да.

РФ һәм БРның Журналистлар союзы әгъзасы

Әгъдәл Низаевның (1937-2018)

"Туган як чишмәләре" китабыннан

өлкәннәр көне хөрмәтеннән шигъри күчтәнәч!


Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев