Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Чалгым калган, калган үткәндә

Каерылып печән чапкан  чаклар, Урман, чалу, борчак кырлары. Күз алдымнан китми аларга дип Салынып барган арба юллары. Синең кебек, Әткәй, чаба алмам, Чалгым калган, калган үткәндә. Яннарыңа килеп сорар идем дә, Сорый алмый чаклар җиткәннәр. Көн эчендә чапкан борчак җире Күз алдымда һәрчак аз сыман. Кояш баеп, көтү кайткан чакка Үлчәр иделәр санап, аршынлап. Чүгәлимен басып торган җиргә, Хәл алыйм дип бераз, кайтканчы. Тәннәремдә шундый арыганлык, Ял итәргә вакыт, таңнар атканчы. Мин дә, Әткәй, инде синең яшьтә, Сездән соң да печән чапмадым. Уйларымда һәрчак йөретсәмдә, Чалгы тоту җаен тапмадым...

Альфрит Галиуллин. Казан шәһәре


Фото: bolshoyvopros.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев