Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Чакыр әле! 

Сагынып чакыр әле!  

Җыйдым җиләк, Тулды чиләк. Күңелем мөлдерәмә... Язмышларны үлчәп булмый – Теленде телемнәргә.

Җыйдым җиләк, Синле җиләк... Ничә еллар исертте. Икәү йөргән бу болынны Ятлар күптән үз итте. Җиләк җыям, Тулды чиләк... Түгелде китте түзем... Бернәрсә дә үзгәрмәгән, Мин һаман да берүзем. Җиләк пешкән, Тулып беткән... Кабасы да йотасы... Җиләк тәмле ул көннәрне белмим ничек онтасы? “Җиләгем син, бердәнберем, Бүгеннән син минеке...” – Хатирәләр давыл кебек... Соң аңладым – синеке! Уза гомер сине көтеп, Күңел тула да сула... Җиләк җыям, Синле чакны – Уйлагач рәхәт була. Җиләк җыйдым, Тулган чиләк... – гомер көземнең яме. Килеп чыксаң бу болынга, Сагынып чакыр әле!  

Сүрия Мингатина. Әтнә районы

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев