Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Чагылып калган уйчан мизгелләр

Иртә таңнан Әнкәй арбаларга Җәймәләрен җәйгән, чиккәнен, Чөнки бүген елга бер мәртәбә Килә торган бәйрәм, көткәне. Яулык читен тотып кулларына, Әнкәй уйчан никтер, мизгелгә. Алар яшенә җитеп кенә белдем, Сагыну, сагышларга түзелгән. Төрле төстә, ефәк ул ленталар, Дугаларга чорнап бизәлгән. Иң югары, буй да җитмәс җирдә Җиз кыңгырау тора, эленгән. Бер ел үткән, сабан туе җиткән, Туй итәргә җыелып барырлар. Насыйп булса, ике сөйгән йөрәк, Көзләр җитеп туйлар ясарлар. Капка ачык, утырабыз тып-тын, Ул чак беркем уйнап көлмәде. Әткәй Әнкәй белән сөйләшкәнен, Тыңларга һич башка килмәде. Арбаларга җәйгән җәймәләрнең Йомшаклыгын тоеп барганым. Әнкәемнең никтер, шул арбага, Хәтерләмим утырып барганын.

Альфрит Галиуллин. Казан шәһәре


Фото: geophoto.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев