Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Быелгы кыш китмәскә дип килгән

Быелгы кыш китмәскә дип килгән,
Көн дә буран, көн дә кар ява.
Такташ мактап язган "март җиле" дә
Апрель җиткәч кенә уяна.
"Март аеның нечкә билле җиле"
Апрель буранында адаша.
Быелгы кыш китмәскә дип килгән,
Йодрык болгый һаман яз аша.
Әлфия Газизова. Алабуга шәһәре

Фото: goodfon.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнең якларның кышы шундый озон инде