Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Бүреләр (хикәя)

Бүреләр, кыз янына килеп, баштан–аяк иснәп чыктылар. Бер-берсенә карап ырылдашып алдылар. Аннары, кызның гәүдәсен кулбашыннан эләктереп, каядыр сөйри башладылар...

Галия йөзенә төшкән кояш нурларының жемелдәвенә уянып китте. Тиз генә сикереп торды да сөлгесен тотып ишек алдына чыкты. Яланаяк ишек алдындагы чирәмнән йөреп килде. Чык суы белән сугарылган үлән бармак араларын кытыклатып аякка ниндидер рәхәтлек бирә. Ул бит-кулларын юып бетүгә капкадан әнисе кайтып керде.

– Кызым болай иртән иртүк кая жыендың, –дип кызының аркасыннан сөеп алды.

– Мин, әнием, район үзәгенә барып килим әле, каникулда тик ятканчы бәлки берәр эш табармын, аз гына булса да файда булыр иде.

– Әй балам, балам. Ял итәр идең. Әтиең исән булса бер дә болай интекмәс идең. Өч бүрәнә өчен үтереп ташладылар бит. Хәттә жәзасын да бирмәделәр. Әйттем мин аңа шушындый заманда кем урман каравылчысы булып эшли инде, – дип. Юк, тыңламады. Сакларсың сакламый. Әнә ярты урманны кисеп бетерделәр инде. Урман кими, йортлар үсә. Ниндие генә юк. Әтиең бит гомер буе саклап үстергән иде ул урманны. Ә күпме агач утыртты ул үз куллары белән. Бик сагынам шул мин аны балам. Ярый әле юанычым син бар. Син дә булмасаң нишләр идем мин ялгызым бу дөньяда, –дип күз яшьләрен сөртеп алды.

– Ярый инде, әнием, тынычлан, мин дә бик сагынам аны, –дип әнисен кочаклап алды.

– Әйдә, кызым, чәй эчеп алыйк, алай юлга да чыгасы булгач, –дип алар өйгә кереп киттеләр.

Әнисә апа кызын капка төбенә чаклы озата чыкты.

–Мин әнием турыга урман аша гына олы юлга чыгыйм әле, тизрәк булыр, –дип кызы сикергәли, сикергәли тау башындагы урманга менеп ките.

–Юлларың изге булсын инде балам, –дип Әнисә апа аның артыннан карап калды.

Әйе. Галиянең бөтен балачагы әтисе белән шушы урманда үтте. Шушы урманнан ул үзенә күпме илhам, моң, көч алып үсте бит. Аңа hәр агач таныш монда. Шулай кошлар сайравын тыңлый-тыңлый, урман белән хозурланып, олы юлга чыгып җиткәнен сизми дә калды.

Кичкә эшләрен бетереп, әйләнеп кайтып, шушы урман юлында төшеп калды. Югыйсә автобус тауны әйләнеп алар авылы яныннан узып китә. Галиянең күңеле барыбер урманга тартыла.

–Эх, шундый рәхәт, ылыс исе сулышларны киңәйтеп жибәрә. Шундый бәхетле мин авыл кызы булуым белән. Шәhәрдә үссәм боларның берсен дә күрмәс тә, сизмәс тә идем бит мин, –дип уйлап куйды ул. Якында гына нәрсәнеңдер шыңшыганы ишетелеп куйды. Әллә берәр көчек адаштымы икән, – дип Галия шыңшу ишетелгән якка атлады. –Әнекәем бичаракайларым нишләттеләр сезне, кайсы явызның кулы барды икән?! – диде мондагы хәлгә хәйран калып. Аның каршысында каннары саркып торган үле ана бүре ята иде. Ә ачыккан ике кечкенә көчеге имәргә тырышып имчәк эзли иде. Сез монда ачтан үләсез бит бахыркайларым, – дип Галия аларны куенына күтәреп алды да тиз–тиз генә авыл ягына ашыкты.

Көтеп алган җәй дә тиз генә үтеп китте. Галиянең укырга китәр вакыты да житте. Ә бүре балалары шактый гына үсеп җиткәннәр иде инде. Алар көне буе ишек алдындагы яшел чирәмдә тәгәрәшеп уйныйлар. Галия кайтып керсә, аның итәгеннән тарткалыйлар, янәсе син дә безнең белән уйна. Галия аларның берсенә Шаян, ә икенчесенә Наян дип исем дә кушты.

Әйдәгез, матуркайларым, хәзер инде үстегез, үзегезне үзегез тәрбияли аласыз, киттек туган йортыгызга, – дип Шаян белән Наяны ияртеп урманга менеп китте. Алар шактый озак бер-берсеннән аерыла алмый саубуллаштылар. Галия таудан төшеп борылып караса, алар hаман башларын кырын салып аңа карап урман читендә утыралар иде.

Галиянең тагын йокысыз төннәре башланды. Көндезләрен дәрестә, лекцияләрдә үткәрсә, кичләрен эшкә йөгерә. Ул Сафар исемле бер үзбәк егетенең кафесенда официант булып эшли. Анда табак–савыт юарга булса да алмаслармы икән, – дип барган иде. Өстәл артында утырган хужа аңа бик озак үтәли карап тикшереп чыкканнан соң: “Бик чибәрсең, буй–сыннарың да болай матур күренә, мондый матурлыкны кухняда тоту килешмәс, әйдә мин сине официант итеп алам”, – дип алтын тешләрен елтыратып серле итеп елмаеп куйды. Сафар Галия өчен бик юмарт иде. Эш хакын да башкаларга караганда аңа күбрәк түли. Шулай итеп, Галия төнге сәгать икегә чаклы эштә булса, эштән соң лекцияләргә, семинарларга әзерләнә. Бик арыса да ярый, тагын дүрт елны ничек тә түзәрмен әле, – дип үз–үзен тынычландыра.

Кышкы сессияләрен Галия бик уңышлы тамамлады. Тик әнисен бик сагынуы гына үзәкне өзеп тора. Сафардан сорасаң, берәр өч көнгә жибәрмәсме икән... Шул уй белән ул хужаның кабинет ишеген шакыды. Ул бер дусты белән гәпләшеп утыра иде. Галияне күргәч елмаеп, дустына үзбәкчә нәрсәдер әйтеп куйды. Теге дә Галиягә борылып карады.

– Сафар Абдурахманович, мин бер үтенеч белән кергән идем, – диде ул әкрен генә.

– Әйдә тыңлап карыйк, ниндиерәк үтенеч икән ул, –диде хужа җәелеп төшкән креслосыннан тураебырак утырып.

– Минем авылда әнием ялгызы гына. Берәр өч көнгә рөхсәт итмәссезме икән кайтып килергә, дип кергән идем.

– Менә нәрсә, Галия. Син бик эшчән кыз, миңа иртәгә бик хөрмәтле кунаклар килә. Шуның өчен иртәгә залда син булсаң яхшы булыр иде. Ә эштән соң мин сине үзем илтеп куярмын авылыңа. Ничә көнгә икәнен шунда сөйләшербез. Йә, ничек уйлыйсың, килештекме? – дип ул Галия янына килеп кулын сузды.

– Килештек, Сафар Абдураманович, –  Галия дә аңа, елмаеп,  кулын сузды.

– Килешкәч, иртәгә эшкә килгәндә әйберләреңне дә алып кил, турыга китәрбез, – дип ул Галиянен аркасыннан сыйпап алды.

Галиянен сөенече эченә сыймады. Ул күңеленнән Сафарга рәхмәтләр укыды.

Икенче көнне ул гел елмаеп йөгерә–йөгерә эшләде. Сөйләшкәнчә, эше бетеп ярты сәгать үтүгә, Сафарның машинасында утыра иде. Күпмедер юлны алар үзбәк музыкасын тыңлап бардылар. Шуннан Сафар кызык хәлләр сөйләп алды. Аннан соң мәхәббәт темасына кереп китте. Урман буена килеп житкәч ул машинасын туктатты да, Галияне кочагына алды. Мондый борылыш көтмәгән Галия сискәнеп китте.

– Нишлисез сез, Сафар Абдурахманович, – дип аның кочагыннан ычкынырга тырышты.

– Син минем сөяркәм бул Галия. Акчага да, киемгә дә интекмәссең, – дип алтын тешләрен елтыратып үбәргә дип кенә үрелгән иде, Галия үзенә каян шундый көч тапкандыр, Сафарның куеныннан чыгып, яңагына сугып жибәрде.

– Гафу итегез. Мин сезне хөрмәт итәм. Нигә сез мине алай кимсетәсез, – диде ул ярсуын тыя алмыйча.

– Син нәрсә кызый, яхшылыкны аңламыйсыңмы әллә?! – дип кызга янә үрелмәкче булган иде, бу юлы Галия нәфрәт белән аның битенә тырнакларын батырды.

– Ярый. Карап карарбыз. Ничек яшәрсең икән акчасыз. Син миндә эшләмисең. Калган акчаңны да сорап йөремә. Узең тезләнеп килеп житәрсең әле хәерче авыл баласы, – дип машинадан чыгып, Галияне эләктереп сөйрәп чыгарып, кар өстенә бәрде дә ишеген шапылдатып ябып китеп барды.

Галия, кимсетелгән күңелен баса алмыйча, үксеп елап жибәрде. Шулай күпме яткандыр ул кар өстендә, тәненә генә түгел жанына да салкын йөгергән иде инде. Ул, торып, өстендәге карларын кагып, сумкаларын жыеп алды. Инде караңгы да төшеп килә. Галия, азырак җылынмаммы, дип адымнарын тизләтте. Нишләптер урманның шомлы шавы күңелгә ниндидер борчу сала.

Ул үз гомерендә бу урман аша ничә тапкыр узса да, бүгенге кебек шомлылык беркайчан да булмагандыр. Нигәдер күңеле аңа: “Тукта Галия, тукта”, – дип әйтәдер кебек. Ничек туктыйсың инде, әнә буран да чыгарга тора, авылга да якын гына калды. Җитмәсә караңгы да төште. Ул үзен: “Әйдә Галия тизрәк, тизрәк, әниең дә бик сагынгандыр”, – дип дәртләндерергә тырышты. Тагын ике борылыш узса, урман читенә барып чыга, анда инде тау гына төшәсе. Шулай, үз уйларына бирелеп, беренче борылышка килеп керүгә, аның алдында дурт ут пәйдә булды. “Бүреләр” – дигән уй аның йөрәген кисеп үтте.

Аяклары үзеннән үзе туктап калдылар. Ә теге дүрт ут аңа якынайганнан якыная. Әйе, бу утлар, бүреләр иде. “Әй ходаем, бер ялгызы калса, әнием бу хәсрәтләр белән ничек яшәр?”. Галиянең күз яшьләре бәреп чыкты. Аяклары кая инде йөгерү, бөтенләй тотмас булды. Ул кар өстенә сыгылып төште дә, аңын жуйды.

Бүреләр, кыз янына килеп, баштан–аяк иснәп чыктылар. Бер-берсенә карап ырылдашып алдылар. Аннары, кызның гәүдәсен кулбашыннан эләктереп, каядыр сөйри башладылар.

Галия, аяклары өстендә авырлык тоеп, күзләрен ачты. Инде таң атып килә. Жил дә, буран да туктаган иде. Ул үзенең урман читендә булуына аптырап, торып утырмакчы иде, күзләре бүре күзләре белән очрашты. Ул аңа усаллык белән түгел, ә ниндидер бер кызгану белән карап тора иде.

Менә нәрсә басып торган икән аның аякларын. Бүре аның аякларына аркылы яткан, ә өстеннән кар каплап киткән иде. Галиянең аркасы ягында нәрсәдер селкенеп куйды. Борылып караса, аркасына терәлеп тагын бер бүре ята иде. "Димәк алар мине төне буе саклап, жылытып чыккан-нар". Бүреләр кызның уянганын сизеп, аны тагын да куркытмас өчен, житез генә торып читкә барып утырдылар. Кыз аларга карап тора, ә күзләреннән бертуктаусыз яшь ага... “Әй тәңрем, кая бара безнең кешелек дөньясы! Нишләп кешеләрнең бер–берсенә карата бүреләрнеке чаклы да мәрхәмәт калмады икән?!”. Шулай озак кына карап торгач, бүреләр берсен–берсе куыша-куыша урман эченә кереп китте. Галия торып басты. Өстендәге карларын кагыштырып алды. Ул кинәт уянып киткәндәй булды... “Туктале, болар бит Шаян белән Наян түгелме соң?!” Ул бүреләр кереп киткән якка борылып карады. “Менә бит, онытмаганнар”, – дип эчтән генә сөенеп бүреләргә күңеленнән рәхмәт әйтте.

Матур итеп кояш та чыкты. Кышкы кояш үзенә башка матур ул. Әнә түбәндә аның авылы шушы кояш нурына чумган. Өй кыекларында тырпаеп утырган мич торбаларыннан матур итеп сузылып ак төтеннәр hавага ыргыла. Галия шушы матурлыкка сокланып елмаеп куйды. Ул авыл ягыннан чишмәгә баручы таныш шәүләне куреп калды. “Бу бит минем әнием,” – дип, тау түбән аның каршысына йөгерде.

 

Илдар Магданов. 

Нефтекама шәhәре

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп хикәя.