Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Буран

Акылларын җуйган бәхетлеләр сөю буранында адаша...

Күз ачкысыз ком бураны чүлдә

Юлчыларны юлдан яздыра,

Акылларын ала дәрвишләрнең,

Бәхетлене исән калдыра.

Салкын кышлар матур аклык белән,

Бар җиһанны күмә ак карга.

Адаштыра ялгыз сукбайларны,

Кар бураны чыкса юлларга.

Җаны барның күң(е)ле тынгы белми,

Җанда дулый хисләр бураны,

Ташып күтәрелгән өермәләр

Моңлы итә кипкән кураны.

Ком да, кар да әле буран түгел,

Бураннарда җилләр катнаша...

Акылларын җуйган бәхетлеләр

Сөю буранында адаша.

Алсирә Мөхәммәтҗанова. Әлмәт шәһәре

Фото: pinterest

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев