Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Буран

Тәрәзәдән карасам иртән, Бөтен җир өсте ап-ак кар икән. Кар ява! Кар ап-ак. Җил исеп китте шул чак. Буран чыкты котырып, Карны очыра бөтереп Яратам мин буранны, Шуңа күзәтәм урамны. Кар бөртекләрендә яшәү сизелә Аклык, сафлык күрәм мин генә. Күңел иркәләнә, күзләрем сөенә, Йөрәгем дәртләнә бию көенә. Бөтен өстем ап-ак кар булган, Керфекләргә, чәчләргә кар тулган. Бу карлар барсы да минеке, бушка Әйдә, кара рәхәтләнеп, Аллаһы кушса Җилне бишек итеп. Карны тибрәтә этеп-этеп Язга кадәр йокларлар, Уңыш китерүче бит алар. Әйдә, яусын, буран котырсын Байлык, шатлыклар алып килсен. ...Иртән торып тәрәзәдән карасам, Бөтен җирне ап-ак кар баскан Күбәләкләп кар ява! Кар ап-ак. Көчле җил исеп китте шул чак. Күз ачкысыз буран чыкты котырып, Карны очыра бөтереп, бөтереп. Яратам мин шундый көчле буранны, Шуңа күзәтәм, сокланып урамны. Кар бөртекләрендә яшәү сизелә, Аклык, сафлык күрәм гел генә. Күңел иркәләнә, күзләрем сөенә, Йөрәгем дәртләнә, ярсый бию көенә. Бөтен өстем ап-ак кар булган, Керфекләргә, чәчләргә кар тулган. Бу карлар барсы да минеке, бушка. Әйдә, кара рәхәтләнеп, Аллаһы кушып Ишелеп яусын кар, котырсын буран. Байлык шатлыклар булсын мулдан.

Калагаев Николай Рафилович,

Башкортстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев