Булса иде әгәр үзгәртеп...

Сирәгәйгән ап-ак чәчләреңне,

Әңкәй, озак итеп тарадың.

Иң кадерле нәрсәң югалгандай,

Очларыннан тотып карадың.

Сирәгәйгән һәр бөтегең өчен,

Гаепледер мин дә, күрәсең.

Яшьлегеңне кайтарасым килә,

Тик син генә аны беләсең.

Әгәр шулай була калса мин дә, әнкәй,

Кайтыр идем бала чагыма.

Уйларымны минем откан төсле,

Сыерчыклар канат кагына.

Азга гына тыңлап чабар идем,

Ак чәчәкле болын ягына.

Бер минутка алдан кайтыр идем,

Көткәнеңне белеп яныңа.

Авырлык та салмас идем, әңкәй,

Аягымда үзем йөрегәч.

Чәчләреңдә шуңа коеладыр,

Минем өчен һәркөн көенгәч.

Шаянлыкка мәгәр шаян идем,

Килешмәгән чагың булгандыр.

Көнең җитми торган вакытларда,

Күзләреңә яшьләр тулгандыр.

Чәч тараган саен качып кына,

Күз атамын синең ягыңа.

Юкка чыккан ике "кара толым",

Кайтмас инде башка яныңа...

Исләреңә төшеп әрнесәң дә,

Артта калсын алар бәйләнеп.

Нык теләсәк, әңкәй, икәүләшеп,

Бәлки, яшьлек кайтыр әйләнеп!?  

Гүзәлия Фәйзуллина. Башкортстан

фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: