Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Булмаса

Бер булмаса, бәхет булмый икән...

Бер булмаса, бәхет булмый икән,
Кая бассам, шунда убыла.
Яшьлегемдә сынган канат каны,
Һаман тама тормыш юлыма.

Форсат чыгып, шулай, күң(е)лем белән
Күтәрелә алсам болытка,
Һич сәбәпсез куба давыллары,
Бөтерә-бөтерә җиргә ыргыта.

Сары яфрак кебек, бер чарасыз,
Төшкән чакта түбән мин очып,
Хәтфә түгел,
Күккә горур багып,
Көтеп тора үткен кылычы.

 

Рамил Рәүәл

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев