Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Бугенге көн бик кадерле миңа

Бәхет өчен миңа күп кирәкми...

Бугенге көн бик кадерле миңа,

Уз йортым бар кайтып керергә.

Ишегемне ачып керү белән,

Өстәлем бар икмәк телергә.

Йөрәгемдә булган назларымны

Кадерлем бар булеп бирергә.

Өстәл тулы тәмле-татлы ризык,

Өем нурлы,күңлем ихластан.

Куршеләрем керә хәл сорашып,

Балалар белән тулы ихатам.

Бу бәхетне миңа биргән өчен,

Рәхмәтлемен сиңа мин Аллам!

Бәхет өчен миңа күп кирәкми,

Кирәк бары гаиләм ныклыгы.

Мәхәббәтле ныклы гаиләдә

Балалар да усә тәүфиклы.

Шул бәхеттән мине мәхрүм итмә,

Бир син Ходай ныклы саулыкны!  

Гөлсем Нәбиуллина. Башкортстан

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев