Бу тормышым

Бу тормышым көн дә бәйрәм түгел,
Авыр чагын беләм үзем генә.
Уртым канаганчы тешне кысып,
Атлыйм тагын, киләм түзем генә.
"Синең тормыш — гел тантана, — дисез,
— Яшәү мени, ул бит уен гына!"
— Күзләремдә кояш янганда да
Көзге җилләр улый куенымда.
Юлдан язар чиккә җиткәндә дә,
Ходай шаһит, җырдан язмадым мин.
Төшемә дә кермәс уңышлардан
Башым әйләнмәде, азмадым мин.
Авырлыгы йөкләр булып ятты —
Моңнарымнан һич тә ваз кичмәдем.
Үзем теләп кылган ялгышларны
Авыз пешә-пешә аз эчмәдем.
...Бу тормышым көн дә бәйрәм түгел,
Бик еш алкышламый бу язмышым.
Булсаң, әйдә, җырлар итеп язар,
Басып алкышларлык бул, язмышым!
Нурлан Ганиев, Башкортстан
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз