Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Бозлар китә

Киткән бозлар белән китсен, Аксын, дидем, кайгылар. Ырым-шырымга ышанган Азмы инде андыйлар? Бозы китте, яры калды — Ярында калдым үзем. Ярда калган ялгызларга Бирче, Ходаем, түзем. Берсен-берсе өтә-төртә, Акты-акты бозлары. Киләсе елларымда да Көтсен якты язлары. Ярсып-ярсып ага инде, И болганчык сулары. Сулар кебек гомер ага, Әрнү сала шулары. Кояш карый, кошлар сайрый, Кошлары ла талларда. Сайрап яшәр гомер бирсен Яратышкан ярларга. Бозы китте, яры калды — Ярында калдым ялгыз. Ярда калган ялгызларга Мәрхәмәтле бул, язмыш.  

Нурлан ГАНИЕВ. Башкортстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев