Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Болгар

Кара палатага кабат -кабат Очып-янып кайта уйларым... Абдуллахның кызы очкан гөмбәз Биек!Җитми-җитми буйларым.. Я туктагыз,ипләп кенә сөйлим Бу вакыйга калган еракта... Әбиемнең Шәһре Болгар диеп Сөйләгәне генә йөрәктә... Аксак Тимер явы басып килгәч, Абдуллах та качкан төрбәгә. Ә гаскәре белән баскынчак ир Шул төрбәгә килеп терәлә... Ике улы,хатыны һәм кызы палатага кереп бикләнә. Аксак Тимер утка тота барын, Ачкыч табалмагач бикләргә. Яна төрбә,яна гөмбәзләре Күмерләнеп кала тирә-як. "Буйсындырам бөтен Болгар илен!" Гайрәтләнә Аксак,күңле шат... Җимерелә ханлык-Бөек Болгар, Җимерелә халык өмете... Аксак ала әсир ,колы итеп Абдуллахның ике егетен. Шул чагында төрбә гөмбәзенең түбәсендә -чибәр кыз сыны! Ул түбәнгә сикерергә әзер Яшәмәсен өчен буйсынып. Тимер дәшә:"Азат итәм,кызый, Абыйларың,чыксаң кияүгә!" Вакыт көтә:абыйлары күзе Сеңелкәштә,аннан кияүдә. Кыл өстендә гомер!Ни китерер Көткән мизгелләрнең балкышы?! Риза була ханның гүзәл кызы, Якын абыйлары язмышы: "Абыйларым әгәр азат итсәң, Мин хатының синең булырмын. Җитез атлар биреп җибәр,Тимер, Җиңдең- бирелә минем горурлык!" Тыңлый Аксак,әсир егетләрне Айгырларын биреп озата. Ә Хан кызы шундый батыр.көчле, Бер керфеген какмый елап та! Абыйлары күздән югалуга, Ышанмаслык хәлләр башлана. Ханның горур кызы бу төрбәнең Гөмбәзеннән җиргә ташлана... Янган,көйдерелгән һәм кол иткән бу төрбәдә йөрим сагышлап. И син халкым,бөек,лачын халкым! Бигрәк ачы синең язмышлар! Тәрәзләрдән сурән нурлар төшә Кара палатаның эченә. Әбиемнең якты хикәятен Син төшердең бүген исемә. Чынмы?Белмим.Әмма бу хикәят Буыннарга калыр истәлек. Мин ,Болгарым,синдә йөрим бүген, Күңелләргә моңнар өстәдек.... Кара палатаның диварына кагылам да,җаным кузгала. И тарихым мәңге каны саркып Әрнер ярам булып сызлама!
Фото: "russo-travel.ru" сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев