Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Болай да бит…

Болай да бит яшәү җиңел түгел бу тормышта ялгыз башыма...

Йөрәк белән язган шигырьләрне

Дусларыма бүләк итимме?

Алар өчен әллә күңелемдә

Яшерен бер дәфтәр йөртимме?

Язмыш үзе куша бүлешергә

Уйларымның барсын-барсын да.

Болай да бит яшәү җиңел түгел

Бу тормышта ялгыз башыма.

Наҗия Хәбибуллина. Минзәлә шәһәре

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев