Каләм тибрәтүчеләр
Бөек Болгар
Бөек Болгар. Бөеклеге -
Җиргә сеңгән хәрәбәләр.
Дөнья көләч, җаным бөек,
Керфекләрем гарьләнәләр.
Кем башыннан ни утмәгән?
Кирәк микән гарьләнергә?
hәр заманда ничә тапкыр
Илләр мәҗбүр керләнергә.
Җәбер-золым мәңгелектер.
Халыклар нәкъ Сак белән Сок.
Ата-баба нигезендә
Ник бер татар авылы юк?
Әллә бар да күзен йомып,
Манкортлык суын эчкәнме?
hәр дәүләте кыйратылгач,
Үз җиреннән ваз кичкәнме?
Сибелсә дә чит-ят җиргә,
Юк, бетмәгән, яши татар.
Алар үзара берләшсә,
Бәлки, бәхет таңы атар.
Әнә, кара, милләт күрке,
Таянычы - Татарстан.
Күп дәүләтләр көнләшерлек
Буй үстереп тәпи баскан.
Тарихын да югалтмаган,
hәр ярчыгын эзләп тапкан.
Башын өзеп чапканда да:
- Мин татар! - дип күкрәк каккан.
Бөек Болгар! Бик боекма,
Калдырганга хәрәбәләр.
hәр ташыңнан үсеп чыгып
Сөендерер гәрәбәләр.
Илгиз Ишбулдин. Башкортстан
Фото: Рәзилә Хәйретдинова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев