Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Бәхет юлы

Нигә шундый самими кавем без?!

Нигә шундый самими кавем без?!

Килеп кердек кысаларга үзебез.

Ачык ишекләрне тыйнак шакыйбыз,

Түргә үтәргә юк сыман хакыбыз.

 

Туктыйк туры юлда абынудан.

Ялагайлык өргән битлек ябынудан.

Әйтик салып чын мәгънә сүзебез,

Төбәми шулчак җиргә күзебез.

 

Кар-яңгырлар гына ява күктән.

Кеше нидер өметләнеп көткән.

Хакыйкатьтә тоеп ачы һаман,

Ераклашмас микән лаек заман.

 

Хыялларның онытып көмешен,

Язмышның язып карыйк бер өлешен.

Маңгай тирен кушып үҗәтлеккә,

Сузыйк буразналар бәхеткә.

 

Дамир Нуриәхмәтов. Арча шәһәре

Фото: pixabay

Теги: каләм тибрәтүчеләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев