Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ә бит дөнья шундый матур үзе

Ул өч көн эчендә үзенең сабыен, туганнарын калдырып мәңгелеккә күзләрен йома. Ә яшәеш дәвам итә. Алмазия апаның бәгырь җимеше әнисеннән 2 яшьтә 4 айлык булып кала...

Бәхет... Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Кемнәрдер өчен бәхет ул акча, байлык; матур, рәхәт тормышта яшәү; дәрәҗәле урыннарда эшләү; авыру кеше өчен бәхет ул – сәламәтләнү, исәнлек;  ә кем өчендер гади генә нәрсәләр... Ә менә безнең мәктәбебездә, ягъни аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә укучыларга рус теле һәм әдәбияты фәннәренә мәхәббәт тәрбияләүче, безгә бу юнәлештә ныклы, төпле белем бирүче Мәүлидә Идрис кызы өчен бәхет – сабыйларының йөзләрендә сөенеч, күзләрендә шатлык нурлары балкыта алу. Чыннан да, Мәүлидә апаның үзенең дә  күзләреннән ниндидер аңлатып бирә алмаслык сихри җылылык, нур бөркелә. Аның үзенә тартып торучанлыгы, һәрвакытта ярдәм кулы сузарга әзер булуы минем кызыксынучанлыгымны тагын да ныграк арттырды. Сорашып-белешүләремнән, эзләнүләремнән мин түбәндәгеләрне белдем һәм сезнең белән дә уртаклашасым килде.

1970 нче елның май аенда Сарман районының Шигай авылында Тахавиев    Идрис абый белән Наилә апа гаиләсендә дүртенче бала булып кечкенә кызчык дөньяга килә. Мәүлет бәйрәмендә туганга аңа әбисе Мәүлидә дип исем куштыра. Кыз кечкенәдән туган җанлы, ярдәмчел, нечкә күңелле, тәвәккәл булып үсә. Энесе белән сеңлесен карауда әти-әнисенең уң кулы була. Балачакта ул иптәшләре һәм туганнары белән укытучы булып уйнарга ярата. Ә 1988 нче елда аның хыялы чынга аша. Ул мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Минзәләгә укытучылар әзерли торган училищега укырга керә. 1990 нчы елдан Яр Чаллы шәһәрендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Шул ук вакытта читтән торып Алабуга педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укып югары белем ала. 1992 нче елның ямьле август аенда Актаныш районы Әлем авылы  егете Марат абый белән бер-берсенә вәгъдәләр бирешеп, алтын балдаклар алышып, Белоусовлар гаиләсенә нигез салалар. Марат абыйның бертуган энеләре һәм сеңлесе була. Иренең сеңлесен каенсеңел дип атыйлар. Ә менә Мәүлидә апа белән Марат абыйның сеңлесе Алмазия апа арасында  чын дусларга гына хас булган җеп сузылган. Аларның барлык серләре уртак була, һәрбер эшне киңәш-табыш итеп эшлиләр. Шулай күңелле генә яшисе дә соң...

Үзем дөньяны азмы-күпме күрә, таный башлауга ук, мин бар кешеләрнең дә бертөсле тигез, тыныч, борчуларсыз гына гомер кичермәвен төшендем. Менә бу очракта да Алмазия апа, әти-әни сүзен аяк астына салып таптамыйм дип, яшьлек мәхәббәте белән арасын өзәргә мәҗбүр була, чөнки ниндидер сәбәпләр аркасында әнисе Алмазия апаның сөйгән егетенә каршы була. Алмазия апа бәлки барысы да онытылыр дип, Чаллы шәһәренә эшкә китә, “Жемчужина” ял йортында массажистка булып эшкә урнаша. Аккан сулар кебек ел артыннан ел үтә. Алмазия апа киләчәктә, олыгайган көнендә үзенә иптәш булыр дип бала алып кайтырга уйлый. Ул үзен хөрмәт итеп, ошатып йөргән, хатыны белән законлы рәвештә аерылган Руслан исемле ир белән очраша, гражданский брак белән яши башлыйлар. Ләкин ул үзенең беренче хатынында инвалид баласы барлыгын әйтми, ә Алмазия апа аннан йөккә кала. Иң беренче хис-кичерешләре белән ул Мәүлидә апа белән уртаклаша, әти-әнисенә үзенең хәлен җайлап кына җиткерүдә дә ул аңардан ярдәм сорый. Әлбәттә әти-әнисе хәлне аңлыйлар.  2006 нчы елның 20 нче июлендә Алмазия апаның олы сөенече булып, баһадирдай улы туа, ул аңа Солтан дип исем куштыра. Улының һәр ясаган адымына, һәр шат авазына куанып бала ялының үткәнен дә сизми. Ул кабат үзенең яраткан эшенә чыга, улын балалар бакчасына бирә.

2008 нче елның октябрь аенда ул Руслан абыйның инвалид кызы барлыгы турындагы хәбәрне ишетә һәм аңа “син инвалид балаңа кирәк, ул синең ярдәмеңә мохтаҗ, ә мин баланы үзем генә дә тәрбияли алырмын”, – дип, аны гаиләсе янына җибәрә.  Шушы ук елның декабрь аенда, отпускасында улы белән туган авылына Корбан бәйрәменә кайта, барлык туганнары бергә җыелышып әти-әни нигезендә аш уздыралар. Ашка әзерлек мәшәкатьләре белән Алмазия апа кисәк кенә авырта башлаган эченә дә игътибар бирмәскә тырыша, үтәр дип өметләнә. Ләкин җан дусты Мәүлидә апа чарага куймый, аны район хастаханәсенә алып китә. Бәйрәм көннәренә туры килү сәбәплеме, белмим  нидәндер, Алмазия апага вакытында тиешле ярдәм күрсәтелми. Ул өч көн эчендә үзенең сабыен, туганнарын калдырып мәңгелеккә күзләрен йома.

Ә яшәеш дәвам итә. Алмазия апаның бәгырь җимеше әнисеннән 2 яшьтә 4 айлык булып кала. Үзләре дә олы яшьтәге әби-бабай, ягъни Алмазия апаның әти-әнисе, Солтанны үзләре карарга уйлыйлар. Менә шунда үзе 3 бала әнкәсе булган, олы йөрәкле Мәүлидә апа тормыш иптәше Марат абыйга “Баланы үзебез алып тәрбиялик”, – дип тәкъдим итә. Марат абый читтә эшләү сәбәпле, гаиләдә бала тәрбияләү, алар белән шөгыльләнү, җавапчылык тулаем Мәүлидә апа өстендә була. Шуның өчен дә тормыш иптәше аңа яхшылап уйларга киңәш итә. Ә тәвәккәл, сабыр, изге күңелле Мәүлидә апа “монда уйлап та торасы юк, балага гаилә, әти-әни җылысы кирәк”, – дип үз фикерен ачыктан-ачык әйтә. Уртак фикергә килеп, туганнарын хәбәргә куялар, аларның ризалыгын алып тиз арада район опека җитәкчесе Глүзә Нурлыгаян кызы ярдәмендә баланы тәрбиягә алу турында документлар әзерлиләр. Шулай итеп сабый яңа елны яңа гаиләсе белән каршы ала. 1993 нче елгы Алсу апасы, 1997 нче елгы Гүзәл апасы, 2006 нчы елгы Мансур туганы белән бик тиз уртак тел табалар. Солтанны балалар бакчасына урнаштыралар, ул Мансур белән бер төркемдә йөри.  Солтан кечкенәдән үк бик актив бала була.  5 яшендә инде ул укый, саный белә, балалар бакчасында әкиятләрне сәхнәләштерүдә бик теләп катнаша. Әлбәттә бу – Мәүлидә апаның тәрбия нәтиҗәсе. Солтан үзенең кызыксынучанлыгы, истә калдыручанлыгы белән аерылып тора. 6 яшьлек вакытында Солтан туу турындагы таныклыгында Мансур белән икесенең әтиләренең исемнәре икесе ике төрле булуын күреп  әнисенә сорау бирә. Сабый күңеле бик сизгер шул, ул әнисенең бик күп тапкырлар фотодагы апага карап елаганын сизеп йөри. Мәүлидә апа бала күңеленә дөрес якын килеп,  барысын да аңлата. Ул Солтанда үзен дөньга тудырган әнисе турында якты хатирәләр булдыра. Алар гаиләләре белән һәр ел саен 2 нче май көнне Алмазия апаның каберенә баралар, аны чистарталар, чәчәкләр утырталар, искә алалар. Шулай ук ул берничә тапкыр Солтанны әнисе эшләгән “Жемчужина” ял йортына ял итәргә алып бара. Әнисенең эш урыны, аның хезмәттәшләре белән таныштыра. Кыскача әйткәндә, әнисе йөргән юллардан йөриләр...

Мәүлидә апа улларына төрле яклап якын килә, аларның кечкенә сәләтләрен дә күреп, аны үстерү, ныгыту юлларын эзли. Һәр якшәмбе көнне аларның гаиләдә шахмат уйнау гадәте кергән. Солтан балалар бакчасыннан бүгенге көнгәчә, иҗат үзәгендә Имамов Илдар Сәрдәр улы тарафыннан оештырылган шахмат түгәрәгенә бик теләп йөри. Шахмат буенча уздырылган турнирларда катнашып урыннар яулый. Әнисе ярдәме белән 3-4 нче сыйныфларда белем алганда Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә уздырылган “Бөек Ватан сугышы чорында Белоусовлар гаиләсе”, “Минем гаиләм шаҗәрәсе” темасына эзләнү- тикшеренү конференцияләрендә катнаша. Кечкенәдән үк туганы Мансур белән сәхнәдә коферанс булып чыгышлар ясыйлар, бүгенгесе көндә Мансур җыр юнәлешендә, ә Солтан биюгә бик теләп йөри, сәхнәдә үзләрен иркен тоталар. Минем уйлавымча, сәхнә  – ул тормыш. Мәүлидә апаның балалары өчен кылган һәр гамәле аларны тормышка әзерләү, тормышта үз урыннарын табарга булышу. Укуга килгәндә Солтан математика, рус теле, биология фәннәрен аеруча яратып, теләп, кызыксынып өйрәнә. Моның сере: ул табиб-хирург булырга тели. Аның “авыр хәлгә калган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә тиешле вакытта дөрес ярдәм күрсәтеп, кешеләрнең гомерләрен саклап каласым килә”, –  дигән сүзләре мине тетрәндерде, уйланырга мәҗбүр итте. Солтанның зурларча фикер йөртүенә мин сокланып карадым. Аның рус теле, татар теле дәресләрендә язган иншаларыннан әнисенә – Мәүлидә апага булган хөрмәт хисе, аны яратуы бөркелеп тора. Бу очракта минем Солтанга илебезнең беренче президенты Шәймиев Минтимер Шәриповичның алтын сүзләрен әйтәсем килә: “Әниеңә карата мөнәсәбәтең нинди булса, асылың да шундый, рухи дөньяң да, тәрбияң дә шундый дигән сүз”.

Мәүлидә апа белән Марат абый балаларында кечкенә яшьтән өлкәннәргә хөрмәт тәрбиялиләр. Бу аларның нинди генә бәйрәм булмасын, әби-бабайларын искә алуда, аларга үз куллары белән бүләкләр ясап бирүләрендә ачык күренә.  Шулай ук алар балаларны кече яшьтән үк хезмәт сөяргә, бер эш каршында да туктап калмаска, алга максат куеп, аңа ирешергә кирәклегенә төшендерәләр. Һәр эшне бергәләп башкаралар: бакчада эшләү дисеңме, өй җыештыру, ашарга әзерләү, җиләк җыю, кышка каен себеркесе әзерләү... Алар эш белән ялны аралаштырырга да онытмыйлар. Сәламәт яшәү рәвешен үзләренә девиз итеп алганнар. Мәүлидә апа балаларын кечкенәдән үк дөресен сөйләргә, ялганламаска кирәклегенә төшендерә. Ул бик үтемле итеп “Балам, ачы булса да дөресен әйт”, – ди. Бу аның балаларының күркәм сыйфатларының берсе.

Мәүлидә апаның укытучы буларак  та ирешкән уңышлары санап бетергесез. Ул “100 талантливых детей села” конкурсында уңышка иреште, ә 2010 нчы елда мактаулы хезмәте өчен Татарстанның күкрәк билгесе белән бүләкләнде, шушы ук елны “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе” конкурсында 3 нче урынга лаек булды. Аның бик күп укучылары республикакүләм һәм халыкара олимпиадаларда җиңүче исемен һәм призлы урыннар яулады. Үзе 2012 нче һәм 2014 нче елларда “Иң яхшы укытучы” грантына ия булды. 2015 нче елда Актаныш районының почетлы шәхесе буларак мактау тактасына фотосурәте эленде, 2016 нчы елда район хакимият башлыгының мактау грамотасы, шушы ук елны “Ел укытучысы” бөтенрәсәй конкурсының муниципаль этабында 3 нче урынны яулады, ә 2017 нче елда Россия Федерациясенең мактау грамотасы белән бүләкләнде. Мин Мәүлидә апага киләчәктә дә хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар телим.

Ятим калган балаларны тәрбиягә алучылар соңгы елларда бермә-бер арта. Һәр караучысыз калган баланы гаиләгә алу, әти-әниле итү теләге бик зур булса да, мөмкин эш түгел. Бу ата-анадан җаваплылык, сабырлык, түземлек сорый торган гамәл һәм  моны бөтен кеше дә башкара алмый. Күпме генә хезмәт хакы түләсәләр дә, бала яратуны бернинди бизмәндә дә үлчәп булмый дип уйлыйм мин. Мин Мәүлидә апаны Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” повестенең төп герое Бибинур белән беррәттән куяр идем,  ул, чын мәгънәсендә,  – безнең заман Бибинуры. Ләкин мин Мәүлидә апага Бибинурның киләчәген, картлык көнен түгел, ә балаларының кадер- хөрмәтен күреп, игелекләрен тоеп яшәвен телим. Чөнки кешенең һәр кылган изге гамәле үзенә игелек булып әйләнеп кайтканда гына тормыш матур. Язмамны  Фәнис Яруллинның шигырь юллары белән тәмамларга телим.

Ә бит дөнья шундый матур үзе,

Каш җыермый гына карасаң.

Һәрберебез өчен кояш чыга,

Һәрберебез өчен таң ата.

Һәрберебез зур бәхеткә лаек,

Һәрберебез кеше ләбаса.

Яшәү шундый җиңел булыр иде,

Һәркем әгәр башка берәүнең дә

Кеше икәнлеген аңласа.

Алмаз Шәехов,

Актаныш икенче урта мәктәбенең

 9 нчы сыйныф укучысы

фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев