Бирешмик әле чиргә...

Хөкем карары чыгарып

Яман шеш дисә табиблар,

Бу хәбәрне ишетудән

Яманырак тагы ни бар?

Шок хәлендә кала кеше,

Аннан буыла күз яшенә.

Аннан дөньядан ваз кичеп,

Кул селти ул бар эшенә...

Убылган аяк астыннан

Тоймый дөнья иркенлеген,

Аңлый аннан бу халәттән

Качу мөмкин түгеллеген.

Коточкыч бер курку хисе.

Аннан янә кире кагу.

Табибларның хөкеменә

"Ялгыш" дигән ярлык тагу...

Иң авыры - тою чоры

Аяусыз бу чирнең барын.

Бу этапта янәшәңдә

Мөһим, булу якыннарың.

Аргач туктап хәл алгандай,

Айнып китә бер мәл кеше.

Бимазалый башлый шул чак

Рәнҗү хисе, җан әрнеше.

Ничек болай килеп чыкты,

Кем гаепле, ни сәбәптән?

Бүгенге көн - өметсезлек,

Нәрсә көтә киләчәктә?!

Бу чор төшенкелек чоры.

Һәрнәрсәдән күңел кайту.

“Үзеңнән тора савыгу.

Бу сүзләр түгел юату".

Табибның әйткән сүзенә

Ышану кирәк чын күңелдән.

Яшәеш кыйммәтләренә

Бәхет үзең төшенүдән!

Индикатор кебек бу чир,

Барысын да күрсәтәчәк.

Тормышка булган карашны

Тамырыннан үзгәртәчәк.

Исән чакта тупланылган

Тәҗрибәң һәм зирәклегең,

Искәртәчәк, ни дәрәҗә

Сабырлыкның кирәклеген!

Хисләрнең уйнавыннан да

Куркып калу кирәк түгел.

Ела, ярсы үз эченә

Бикләнмәсен генә күңел...

Кул кушырып утырырга

Һич ярамый хәзер безгә.

Үзеңне ярата белү

Бәйле безнең үзебезгә!

Иң мөһиме максат булсын

Һәм дә табу берәр шөгыль.

Көндәлек гади тормыштан

Ямь табып яши бел син гел!

Күрә, бәяли белсәк без

Уңай үзгәрешне сизеп,

Нәтиҗәдә - авыру белән

Куярбыз араны өзеп.

...Көчле рухлы кешеләрдән

Бүген без таяныч эзләп,

Килер вакыт, ярдәм кулын

Тоярлар башкалар бездән...

Фәүзия Мөхәммәтова. Норлат

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: