Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Бичара елан

...Көтмәгәндә ул тешләде мине.

Каны тамган, мәтекләргә чумган

Елан карап тора күземә.

Күзләрендә яшьләр, бигрәк мескен,

Кулларыма табан үрелә.

Мин күтәреп аны, кулга алдым,

Алып кайтып юдым, ашаттым.

Бичара дип жәлләп, дәваладым,

Бар назымны аңа тараттым.

Тиз терелде елан һәм онытты

Канлы чагын, пычрак икәнен.

...Көтмәгәндә ул тешләде мине,

Уйламадым шулай итәрен.

Агуыннан баш әйләнә, сорыйм:

- Нигә инде шулай эшләдең?

Җавап бирде: яралар терелгәч

Искә төште елан икәнем.

Венер Фәттахов. Башкортстан

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев