Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Туганнар

Без бер ата-ана баласы...

Без туганнар, без бит бертуганнар.
Без бер ата-ана баласы.
Бер тәрбия күреп бергә үстек,
Бездә бер кан ага ләбаса.

Аерылганны аю ашар, диләр,
Аерылмаек, булырбыз көчле.
Бүленгәнне бүре ашар, диләр.
Безгә үтмәсен бүре теше.

Һәрберебезнең үз язмышы,
Язмыштан узып булмый, диләр.
Һәркемнең дә буладыр ялгышы.
Ялгышларга гаепле кемнәр?

Бала чакта без бит бердәм булдык,
Керсез иде безнең күңелләр.
Ярдәм итәлгәнчә ярдәм итеп,
Тату яшик калган гомердә.

Җизни, җиңги, кияү һәм киленнәр
Аермасын безнең араны.
Бер сәбәпсез бергә чәй эчү дә
Ямый куңелдәге яраны.

Фларида Мәхмүтова

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев