Без печәннән кайтабыз

1987 ел. Печән өсте. Мин әтиемнең бүләк иткән чалгысын алдым да, атыбызны җигеп урманга печән чабарга киттем. Урман мине хезмәт шавы белән каршы алды. Гүя кешеләр бирегә яшәргә күчкән. Барысы кызу эштә. Кайсы печән чаба, кайсы тырмалый, кайсы чүмәлә куя... Кырмыскалар кебек мәш киләләр.

Урманда аулак урын табып, атымны туарып, чалгымны кайрап дигәндәй мин дә печән чабарга керештем. Үзем печән чабам, үзем шат күңлемне урман кочагына бушатып җыр сузам. Чалгымны селтәгән саен, чапкан пакусларыма карап сокланам.

Көтмәгәндә куаклар арасыннан бер авыл агае килеп чыкты һәм миңа кырын карап болай диде: "Энекәш, ачуланма, бу безнең җир, монда элек-электән безнең нәсел, әби-бабаларыбыз печән чапкан, атыңны җик тә моннан сыптыр" - дип тупас кына кисәтү ясады.

- Ай-яй, агай, урманмы тар үзеңә, - дип әйттем дә, бәхәс куптармый гына китеп бардым мин моннан.

...Бу хәлгә 30 еллап вакыт үткән. Мин олыгаеп барсам да ат асрап һаман бу урманнан печән чабам. Барган саен теге агай печән чаба торган җиргә күз салып узам. Аны куак баскан.

Ул агайның нәсел җепләре корыганмы? Үзе картаеп, печән чаба алмаса, улларын яисә оныкларын җибәрер иде. Әллә инде бу агай өйләнмәгән? Әллә инде өйләнеп тә балалары булмаган? Алла белсен! Урман бар, җир бар, тик нәселнең дәвамы юк.

"Әйдә, на, малкай! Без печәннән кайтып киләбез!.."

 

Рөстәм АРИФУЛЛИН. Иске Кулаткы

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: