Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Беркем белми...

Беркем белми... тик син беләсең бит, бу күңелнең ничек сызлаганын...

Беркем белми... тик син беләсең бит,

Бу күңелнең ничек сызлаганын.

Син беләсең, ничек дәшми генә,

Минем кайчак нигә дулаганым.

 

 Беркем белми... ә син беләсең бит...

Бертуктаусыз сине уйлаганым.

Икебез дә сүзсез калган чакта,

Сулышыңа кушылып сулаганым.

 

Беркем белми... ә син беләсең бит...

Эссе көндә нигә туңганымны.

Син беләсең бу дөньяда бары,

Синең өчен генә туганымны.

 

Беркем белми... ә син беләсең бит

Сукмакларның нигә кисешкәнен,

Бергә күрдек ай нурының җирдә

Сукмак белән качып үбешкәнен.

 

Беркем түгел... бары тик син генә

Җанымны үтәли күрәсең...

Баш идек мәхәббәт алдында,

Үзең бит, үзең бит беләсең.

Лилия Гарифуллина. Балтач районы

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев