Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Беркайчан

Үткәннәрнең каһәр ялкыны кайткан ди бүгенгә, көл булып...

Үткәннәрнең кара буразнасы

Пычрата бүгенге аклыкны.

Әйтерсең, ул ялкын табының

Кайчандыр күпергән ялкыны

Булган ди...

Үткәннәрнең күптән еракта

Калганы бигрәк тә кара, күр.

Әйтерсең, еракта, арьякта

Кайчандыр төзелгән миңа гүр

Калган ди...

Үткәннәрнең хәтәр хәтере

Зәһәрләнә бүгенгә үрелеп.

Әйтерсең, туймаган нәфесе,

Кайчандыр җанымны көетеп.

Кайткан ди...

Үткәннәрнең каһәр ялкыны

Кайткан ди бүгенгә, көл булып.

Әйтерсең, юылмас тап калган

Кайчангы хатадан.

Сер качып

Ятмас ди

Беркайчан...

Сәләхова Таңсылу Сәлим кызы. Кукмара районы

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев