Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Берәү шигырь укый

Туң йөрәкләр уянырмы...

Берәү шигырь укый. Гамьсез чыраеның

Ник селкенсен шунда бер кылы!

Сүзнең бөек серенә төшенәлми:

Бик сай гына йөзә акылы.

Берсен ташлый, икенчесен башлый,

Хәреф кенә шигырь сүзләре!

Матурлыгын, хиссиятен тоймый,

Ак-карадан узмый күзләре.

Алып куйды китапны яратмыйча;

“Шигырь, шигырь! - дигән булалар.

Шагыйрьләрнең үзен күккә чөеп,

Ярты акылларын җуялар”. ...

Бәхәс артык: күңел сукыр булса,

Маңгай күзе – ботак тишеге!

Ни әйтсәң дә, җанын эретеп булмас

Туң күчәндәй моның ишенең.

Тамчы тамып, ташны тишә ала,

Ут тамчысы булып тамармын!

Туң йөрәкләр уянырмы – белмим,

Җан дусларым өчен язармын!

Гайнанова Римма Миңлехәҗип кызы, Башкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев