Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Беренче мәхәббәт

Язгы сулыш биргән мәхәббәтнең Җылылыгы  озак сакланыр...

Язгы сулыш биргән мәхәббәтнең

Җылылыгы  озак сакланыр.

Якты хәтирәләр искә төшкәч,

Күңел кыллары да пакъланыр.

Шаян йолдызарның елмаюы

Йөрәкләрне мәңге яктыртыр.

Саф су кебек чиста булсалар да,

Күз яшьләре барыбер онытылыр.

Сихри язгы төннең гуя исләре,

Язның якты көннәре,

Елмаешып күз кысучы йолдызлары

Мәхәббәтнең төп билгеләре.

Шуңа күрә онытылмас та ул,

Йөрәкләрдә яшәр  мәрхәмәт.

Оныта алырлык мени  соң ул,

Бу бит  беренче мәхәббәт.

Җәләлиева Рисәлә Рәдис кызы. Әтнә районы

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев