Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Бердәм булыйк!

Күзләребез томаланганмы соң... Белмәгәнбез икән күп ягын?! Бу дөньяда яшәп, карасыннан Аермаганбыз да без агын. Безнең җаннар соры төскә кереп, Каешланып беткән ялтырап. Кайсы әйтсә, шуныкы дөрес диеп, Тордык инде һәрчак калтырап! Телне яшерәбез, мескен булып, Сүз әйтмибез, каршы төшсәләр. Милләтеңнән ваз кичәргә калды, Сатлыкҗан дип беркөн дәшсәләр. Агымсуга каршы йөзү авыр, Хәл алырга кирәк тукталып! Бердәм булсак кына, татар теле Һәм милләте калыр сакланып!    

Рушания ӘХМӘДУЛЛИНА.Чирмешән районы


фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев