Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Бер сүз

Әни өчен күп кирәкми икән, Бер җылы сүз бары, шул җитә!

Беркөн мендәремә башым куеп,

Әллә черем итеп алдыммы...

Күзем ачсам, улым янәшәмдә,

Чәчтән сыйпый: "Әнием, арыдыңмы?"

Әллә шушы сүздән күңел тулды,

Белмим җылысыннан кулының...

Минем өчен борчылганын күреп,

Җилкәсеннән сөйдем улымның.

Бары бер сүз, игътибары гына

Юып алды бөтен арыганны.

Сикереп торып янә эшкә чаптым,

Очам! Сизмим атлап барганны!

Хәтерләмим... әни, без яшь чакта

Хәл алырга ятып алдыңмы?

Ник әйтмәдем икән шул чагында

"Әллә, әни, бик нык арыдыңмы?"

Әни өчен күп кирәкми икән,

Бер җылы сүз бары, шул җитә!

Әйтеп калу кирәк вакытында,

Гомер берәү, ул да тиз үтә!  

Рушания Әхмәдуллина. Чирмешән районы

Фото: pixabay 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев