Каләм тибрәтүчеләр
Бер сүз
Карашыңны бүләк итче...
Карашыңны бүләк итче,
Көттермә мине.
Аккошлардай гашыйк иттең -
Яратам сине.
Сөю дарьясында очкан,
Мин-бәхет кошы.
Булам хөрмә җимешеңнең,
Бердән-бер төше.
Ничек булсам, шулай итеп
Кабул ит мине.
Йөрәгемдә чәчәк аттың,
Син - раушан гөле.
Очма әле биекләргә,
Кун читлегемә.
Шунда кавышырбыз, яме,
Тик ипле генә.
Гүзәлия Фәйзуллина. Башкортстан
фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев