Бер кочак сөю..! (булган хәл)

Сине көтеп зарыкканмын,

Сөюләрем бер кочак.

Пар кулыма пар булмасаң,

Сүнәр күк янган учак,

Ул учак –  минем кочак.

Күк зәңгәр икән бит, аны да  бүген, 45 яшендә күрде ул. Күкнең зәңгәрлеген күрер өчен дә бәхетле булырга кирәк икән. Бүген ул бәхетле, бөтен дөньяга “Мин бик бәхетле”, дип кычкырасы килә. Яшел чирәм өстенә җәйгән җәймә аңа хан сараендагы урын-җир, кичке салкын җил сөйгәненең иркәләве, ә ат башы кадәр йозак белән бикләнгән ишек бәхетенә юл кебек күренде. Тик менә ачкычы гына юк. Шунысын гына табып ачасы бар. Ә анысын Шәмсия табачак. Табар өчен кайтты. Бөтен булган байлыгыннан, әлегә кадәр аныкы булып саналган бар нәрсәдән баш тартып, аның өчен – гомер буе яратканы, төннәр буе саташканы, бәгырьләрен әлегә кадөр яндырганы, күпме үкенеч, әрнү, сагышлар китергән, сабый чагыннан табынган, йөрәген күмергә калдырган, кимсеткән, шулай булса да әле дә, олыгая башлаган көндә дә оныта алмаган сөйгәне – Гомәре өчен кайтты. “Юләр син”, диделәр аңа, “Бар нәрсәң җитеш, кая ашкынасың, үкенерсең”, диделәр. Ә ул елмайды гына. Юләр, дисеннәр. Шулай дип кинәнсеннәр. Ә ул юләр булырга да риза, Шәмсиянең калган гомерен менә шулай юләр булып, бәхетле булып яшисе килә. Ничек итеп танышларына, дусларына әлегә кадәр яшәгән гомеренең тоташ бер үкенеч икәнен аңлатсын соң. Барыбер аңламаячаклар. Таш сын булып әлегә кадәр ничек яшәгәнен ул үзе дә аңлата алмаячак. “Гомер буе аны көттем!”, дисеңмени. Бөтен дөньясы каршы торса да, ул аңа таба йөгерә бүген. Югалсын, бөтенесен югалтсын, тормышындагы бар булганы да аның бер елмаюына торырлык. Торырлык. Әнә шулай ярата ул Гомәрне, бер кочак сөю белән кайтты ул.

                Бер кабынса, сүндерү юк

Ә ул әнә юк. Куркыныч түгел, кайтыр. Үз өенә бер кайтмый калмас. 45 ел көткәнне берничә сәгать нәрсә ул. Авылда туй гөрли. Кайсыдыр бәхетле бүген, аның кебек җаны сызлап калучысы гына булмасын. Гомәр белән Гүзәл өйләнешкәндә әнә шулай җан сызлаганына түзә алмыйча, авыру аякларына карап утырды  ул. Әй, ул аяклар. Төз, матур иделәр. “Аякларың бигрәк матур синең”, дип табына иде Гомәр. Кирәксенмәде генә. Әнә шул сүзләрне уйлап, дөньяга ник туганына үкенеп, печән җыярга кушкан әтисенә рәнҗеп, иң бәхетсез кеше булып, әнә шул үзенең йөри алмас  аякларына карады.

...Балачак. Юклык чак. Уфалла арбасы өстерәп, печән урган чак. Күрше апаларыннан бер дә калышасы килмәде шул. Көче дә, дәрте дә ташып тора. Аннан бигрәк, яраткан кешесе янәшәсендә. Бөтен дөньяны кочар өчен тагын ни кирәк. Тик маңгаеңа язылганны, сыпырып кына алырлык түгел икән. Ашкынып, кичке очрашуны уйлап печән җыйганда аягына урак килеп керде. Авыртуы, йөрәген меңгә кистеләрмени. Шәмсиянең ачынып кычкырганына күрше апалары килеп җитте, кемнеңдер күлмәк итәге ертылды, кемдер бака яфрагы, кемдер канлы үлән алып килде. Бәйләделәр. “Туйга хәтле төзәлер”, дип бәйләделәр. Бәхете әнә шулай бәйләнде. Туйга кадәр  азаплады, Гомәрнең туена кадәр. Урак сөяккә кадәр үткән булып чыкты. Башта игътибар итмәсә дә,  җәрәхәттән үлек килә башлагач, табибларга  алып барды әнисе. “Остеомиелит. Операция кирәк, хәзер үк ясыйбыз”, – диде бер кырыс абый. Тормышы да Шәмсиягә карата әнә шулай кырысланды. Бер-бер артлы  ясалган операцияләр авыртуыннан бигрәк йөрәгенә таш булып утырды. Табибларның "Аягыңа тиз генә баса алмассың", дигән сүзләре бөтен хыялларына, “Гомәр” дигән бәхеткә нокта куйды. Бар да  үткәндә калды, киләчәгендә Шәмсия үзе дә юк иде. Кыядан атылган бөркет күк күрде ул үзен. Тик ул анысына да көчсез. Кыяларга менәр өчен дә аяк кирәк икән шул.

                    “Син аңа тиң түгел”        

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, дип үзәгенә үткән кеше әйткәндер. Аяклылар да Шәмсиянең хәлен аңламадылар. Иптәшләре мәктәптә укыганда  укытучылар аның өенә килделәр, тик аның бик тә мәктәптә укыйсы килде. Әнисенә дә, укытучыларына да шулай диде. Әтисе аңа җайлаштырып, мәктәпкә урындык ясап илтте. Күтәреп бардылар, күтәреп кайттылар. Шул рәвешле ара-тирә Гомәрне күрү бәхетенә иреште ул. Билгеле бер сыйныфта укымыйлар, егет кыздан олырак. Күргәндә хәлен сораша, күңелен күрергә тели. Ә беркөнне иптәш егете белән Шәмсияне алырга килде Гомәр. Кыз үз күзләренә ышанмады. Элеккечә яратып үзенә баккан күзләрне аның күптәннән  күргәне юк иде инде. Чибәр дә соң үзе. Ничек итеп шушы бәхеттән баш тартмак кирәк. Чынбарлык аяусыз булса да, аңа бәхет китермәслеген аңласа да, каршы тора алмый бит. Гомәрнең алмага килгәнен көтеп, узмас тоелган көннәр үтә башлады. Мәктәпкә яшь кенә укытучы кыз килде. Аларның сыйныф җитәкчесе. Гүзәл. Матур киенә, дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшә. Әтисенең исеме белән “Гүзәл Камаловна”, дип кенә әйттертә. Менә шушы чибәр кыз беренче көннән ошамады Шәмсиягә. Ник икәнен дә аңламады, күңеле, җаны бер сулкылдау белән иңрәп алды. Ә Гүзәл гел булышырга тырышты үзенә. Аңламаган дәресләрен дә өстәп, вакытын җәлләмичә аңлатты. “Сиңа хәзер бигрәктә белем кирәк, укуыңны ташлама, теләсәң көн дә булышам”,– диде. Кыз үзенең уйларыннан оялды. Бик әйбәт икән бит Гүзәл. Күпме нәрсәгә, киенергә, сөйләшергә, табын артында үз-үзен тотарга өйрәтте Шәмсияне. Егетләр турында да сөйләшкәлиләр. Үзе бик ачылып сөйләгәч, Шәмсия дә укытучысына Гомәр турында, аны күптәннән яратуы хакында әйтте. Менә шул көннән соң, Гүзәл белән Гомәр кызны укырга алырга килделәр, мәктәптән соң китерделәр. Бергәләп сөйләштеләр. Шуңа да риза иде ул. Анысы өчен дә язмышына, укытучы апасына рәхмәтле иде. Шәмсияне калдырып, бергәләп кайтып китәләр, бергәләп киләләр. Эчкерсез күңелле кыз аңламады. Менә шулай үзен йөртә-йөртә ике йөрәкнең бер-берсен табышканын, бер-берсенә якынаюын, инде аларга Шәмсия дигән гарип кыз бала кирәк түгеллеген аңламады. “Гомәр”,  дип саташкан кызны чынбарлыкка Гүзәл Камаловна үзе кайтарды. “Күңелеңә авыр алма, Гомәр инде синеке генә түгел, мин дә аңа гашыйк.  Ул минеке булачак, шушы хәлеңдә син ничек аның турында хыяллана аласың, син бит аңа тиң түгел. Әгәр аны уйлавыңнан туктамасаң, урта белем дә ала алмассың. Кеше буласың килә икән, булышам, тик Гомәрдән баш тарт!”. Карар әнә шулай катгый яңгырады. Нәрсә эшли ала соң ул?! Аттестат аласы бар. Укытучысының ярдәме күбрәк кирәк. Аннан соң аягына баса алмаган кыз белән йөгереп йөргәннең кайсын сайласы билгеле. Тик Гүзәл нигәдер кызның эчкерсез сөюеннән курыкты. Нишләптер куркытты аны бу ярату. Күрәсең Шәмсия генә яратмагандыр, Гомәр дә Гүзәлгә караганда менә шул гарип кызга тартылгандыр. Анысын яши-яши соңрак аңлады Шәмсия.

                  “Йөриячәксең! Сөен!”

Күз яше белән генә тормышын җайлый алмаганын белә иде ул. Азлап-азлап күнегүләр ясый башлады, әнисе кызының теләген күреп, янәшәсеннән китмәде. Белгечләр белән киңәшләште. Ниләр генә эшләмәделәр, әкренләп аяклар хәрәкәткә килде, гәүдәне күтәреп тора башладылар. Мамык кебек тоелсалар да, алар бар иде. Аны дәвалаучы табиб та гаҗәпләнеп: "Болай булгач, йөгереп йөриячәксең әле син. Сөен!" – диде. Тик Шәмсия курыкты. Ышана да алмас бәхетне күтәрә алмам дип курыкты. “Йөрисең, тик аягыңа йомшак башмаклар гына ки. Үкчәле аяк киеме  синең өчен түгел”,– диде. Нинди үкчә, аңа бит менә шушы аягы да бик кадерле. Ул үзен йөртәчәк, ничә еллардан соң. Гомәр турында да хыяллана алачак. Бәлки бергә дә булырлар әле. Кызның аякка басу хәбәрен ишетеп килгән Гомәрне дә  елмаеп каршылады ул һәм елмаеп озатты. Гүзәлгә өйләнү хәбәрен дә елмаеп тыңлады. Әйтерсең әнә шул елмаюны йөзенә битлек итеп ябыштырганнар иде аның. Бар да бетте, тик Гомәр дип типкән йөрәге нишләр, ничекләр чыдар.

 Гомәр белән Гүзәлнең туй көнендә аякларындагы йомшак башмакка карап катты ул. Елый да алмады. Ничә җирдән тегелгән, ничек киселгән, ул теккән җепләрне күңелдән санады. Әйтерсең, үзе тегеп кияргә  җыена. Әле дә хәтерли. Кызы өчен курыккан әнисе аның елавын теләде, еласа җиңеләер дип өметләнде. Болай акылдан язуың да озак түгел. “Ярдәмеңнән ташлама, Аллам”, дип гозерләнде.

                   “Адаштым... Синсез!”

“Мин сине үзем яраттым, бары тик үзем генә...” Әнә шулай тәкрарлап, авылыннан чыгып китте Шәмсия.  Яшәргә, онытылырга кирәк иде. Уку турында хыяллана алмады, кирәксенмәде дә. Йомшак башмаклар иде күңелендә. Заводка эшкә керде.  Бер егет белән танышты, әллә матур иде, әллә юк. Кумады, ярата икән йөрсен, нигә аның да бәхетен чәлпәрәмә китерергә. Әнә шулай дип кияүгә дә чыкты. Ике бала тапты. Ире әйбәт иде. Ә Гомәрне оныттыра алмады. Янмаган чыраның яктысына туймассың , диләр. Ничекләр яшәде икән ул Шәмсия белән. Үзеңне яратмаган кеше белән яшәве бик читендер ул. Тик озак тилмерергә туры килмәде, автобус руле артында ире үлеп китте. Аның вафат булу хәбәрен ишеткәч тә, кайгырасы дип белмәде, "Йа, Алла, башка абортка керәсе булмый икән", дип сөенде. Шул дәрәҗәдә ташкурчак кебек яшәргә дә кирәк бит.

Гомәр белән Гүзәлнең тормышы да аныкыннан  әлләни артык булмагандыр, бер кайтканында аларның аерылганын ишетте. Кызын алып Гүзәл киткән, “Көрәшеп арыдым”, дигән имеш. Ә иң аянычы, Гомәре эчүгә сабышкан. Тагын бер өйләнеп караган, эчкәч хатыны киткән. "Барып чыкты инде, бер стакан аракыга кеше эшен эшләп йөри", дип сөйләгәннәрен ишетеп, йөрәге парә-парә килде. Ничә еллар буе таш сынга әйләнгән гәүдә бөгелеп төшеп, күзләреннән кайнар яшь тамды.

                        “Өйләнәсеңме миңа?!”

Эзләп тапты ул Гомәрне. Берәү булса, кире борылып китәр иде дә. Онытыр иде. Ә ул булдыра алмады, гомер буе “Ул”, дип яшә дә, минутында әнә шул сөюне үтер. Юк, алай булмый, алай ташлап китәрлек итеп яратмады бит ул аны. Үзенең аны, барып чыккан бер сәрхүшне, яратуыннан да оялмады. Киресенчә, ярдәм итәсе, шушы барып чыккан затны кеше итеп, кешечә, бәхетле булып яшисе килде Шәмсиянең. Тик аңлармы аны бу бәндә, бу бит ул яраткан кешенең тышчасы гына. Шулай бер кайтуында түзмәде: "Өйләнәсеңме миңа?”"– дип сорады. Үз колагына ышанмаган Гомәр сәерсенеп карады. “Ә ирең?”– дип көч-хәл телен әйләндерде. “Күптән үлде. Җавап бир”. “Өйләнәм”. Әнә шулай коры сөйләшү дә үлеп барган җаннарны терелтеп җибәрде. Ул кичне алар озак сөйләштеләр, аңлаштылар. Шәмсия бер елдан кайтырга вәгъдә бирде. Ә Гомәре ерак араны якынайтып килеп-китеп йөрде. Менә ул көн җитте, Шәмсия сөйгәненә дип, гомерлеккә кайтты. Өметләре дә сөю кебек ышанычлы, нык аның.

                          “Өнме, төшме бу?!”

Алты сәгать вакыт үткәч, хуҗа кеше өенә кайтты һәм алдында җәйрәп яткан күренештән телсез калды. Күңеленнән әбисе өйрәткәннән истә калган, бар белгән догаларын кабат исенә төшерергә тырышып,  Ходайга рәхмәтләр  укыды. Ничә елларга беренче мәртәбә аның кайтасын белгән кебек өенә аек килеш кайтты бит, Ходай эше бу, бер аныкы гына. Гомәрнең дә үз баласы, аны яклыйсы, саклыйсы барын исенә төшергәндер, башкача ул үзен яклый да алмый шул. Тормыш, бәхете чәлпәрәмә килде. Үз куллары белән ничә еллар элек җимерде, шушы гөнаһсыз җанны рәнҗетеп, гарип кызга өйләнгән, дигән сүзләрдән куркып ташкурчак кызга өйләнде. Әйтте әнисе, “Улым, бәхетле булырсың микән, Шәмсиянең сине яратканы барыбызга да мәгълүм, үзең дә гел аны сөйли идең, язганың шул бала булмадымы икән, гөнаһсыз кызның күз яшьләре тотмас микән, әле соң түгел”,– диде. Тыңламады, тыңларлык түгел иде, бәхеттән исергән егетнең ул сүзләрне колагына кертәсе килмәде.  Шулай буласын ара-тирә күңеле белән сизенсә дә, Гүзәлнең чибәрлегенә каршы тора алмады, торасы да килмәде. Бәхетле булыр кебек иде. Күпме егет аңа көнләшеп карады бит, их бу яшьлекнең тәҗрибәсезлеге, комсызлыгы. Җаны белән ярата алмады аны Гүзәл. Байлык күзен томалады. Күп кирәк булды, башка ирләрнең комсыз күз карашларын үзендә сизгән хатын гел “пешмәгән” ирен битәрләде. Гомәр аннан әнә шулай суынды. “Китәм”, дигәч тә, “Кал”, димәде. Җаны бизеп өлгергән иде, ә кызы аны әти, дип белмәде. Үзе шул баланы да яраттыра алмады Гомәр, анысы гомерлек үкенече иде.  Юктан бар булган мәхәббәт ничек тиз кабынса, шулай сүнде. Мәхәббәт тә булмагандыр инде ул. Кызлары да бәйли алмады. Әтисеннән биздереп үстерде Гүзәл баланы, ә Гомәр юаш иде. Әй, бу гомер, үкенечләре бик күп шул.  Юеш чирәм өстенә җәймә җәеп яткан көйгә йокымсырап киткән Шәмсиясен күргәч, бөтен гомере бәйнә-бәйнә  күз алдыннан үтеп, күңеле нечкәрде. Сөйгәне  янәшәсенә тезләнде. Йөрәгенең иң түрендә нәрсәдер авырттырып, чәнчеп куйды. Менә шушы кызны янәшәсендә күрергә теләп, күпме тилмерде ул, саташты, адашты. Инде соңга калмадымы икән? Аның өметләрен аклый алырмы ул, аракыны шушы гүзәлгә алыштыра алырмы, аның ярдәмен, сөюен кабул итәрлек көче калдымы икән Гомәрнең?!

...Әкрен генә чәченнән сыпырганга уянып киткән Шәмсия бәхетеннән исергән, уянасы килмәде, йоклаганга сабышты. Менә ничек рәхәт икән ул сөйгәнеңнең куллары, иркәләүләре. Тәне үзе аңа тартыла. Ә бит ничә еллар ире янәшәсенә ятарга да  куркып яшәде. Кулы кагылса, өшегән кебек була. Уртак түшәкләрен күргәч, елыйсы килә башлый иде. Яшәлгән.  Менә шушы мизгел өчен генә дә бөтенесен ташларга әзер иде бит Шәмсия. Күпме хыялланган иде.  Бәхете бар  икән, ул көн килде.

Гомәр аны кулларына күтәреп, бәллүр кебек, ватмаска тырышып, өенә алып керде. Шәмсиягә чәй эчертеп, үзе исем биргән “Кияү коймагы” белән сыйлады. Утырып аңлашканнан соң,  мулланы алып кайтып, бөтен шартын китереп никах укыттылар. Яңа тормыш шулай башланды. Бергәләп җәфа чигүләр көтә иде аларны. Үзеннән читкә җибәрмәскә тырышты Шәмсия Гомәрне. Сыер саварга да бергә чыктылар, ул сауды, ире ашарга бирде. Сөтле чиләк белән әйләнеп чыгуына  юкка чыга иде. Җир упкан кебек. Ә кичен әзер, башын күтәрә алмаслык исерек. Атналар, айлар шулай эчә. Кайсында үзе кайта, кайсында Шәмсия өстери. Авыл халкына кызык. “Ярату гына түгел, тормыш ул, күпмедән китәр икән”, дип сөйләшәләр. Көтәләр. Шул сүзләрдән ачуы чыккан Шәмсия түземлеге беткәч, тартып торгызды, сугып екты ирен. Бу адымга барып җитәрмен дип башына да килмәгән иде. Ә Гомәр дәшмәде, каршы килмәде. Айныгач, гарьләнә иде, күз яшьләрен хатынына күрсәтмәскә тырышты. Ә хатынның бирешергә исәбендә дә юк. Аның саен “Кадерлем!”,– ди. Әнә шунысы бигрәк  җанны телә. Булдыралмый, ташлый алмый бит шул шайтан суын...

Тырышуларның файдасы гына күренмәде. Түземлекнең соңгы чигенә килеп җитмәм микән, мин дә китсәм, бетә бит бу кеше, дип уйлаган минутлары да аз булмады, күпме күз яшьләре түкмәде хатын. Авыл халкы кызык каравын дәвам итте, туганнары кызганды. Үзен ут тирәсендә бөтерелгән күбәләк кебек хис итте Шәмсия. Үзе теләп яна бит ул да. Тик күбәләк кебек көчсез генә буласы килми, Гомәрне дә үзе янган утларда яндырасы, бәхетле итәсе килде. Вакыт-вакыт үзе дә сизмәстән  “Йа, Аллам, нигә миңа шуның кадәр ярату бирдең”, дип куркып та куя иде...

...Үзең торасы җирне үзең себер, дигән дә бит борынгылар. Ә аның көче җитми. Үзенең генә көче җитми. Шәмсия тәвәккәлләргә булды. Айныган ирен каршына китереп утыртып: “Мин картлык көнемдә исерек белән чиләнер өчен кайтмадым. Бүген сине кешегә чутлаучы да юк, ә мин сине кеше итәм әле. Күрерсең. Тик булыш миңа, Гомәр! Миңа синең ярдәмең кирәк, бик кирәк, мәхәббәтебез хакына ташла ул аракыны”,– дип, елый-елый ялварды. Ә Гомәр дәшмәде. Иренең битарафлыгы өшеткән дә кебек булды аны, минем сөюем дә җитмәс микәнни моны кеше итәргә дип курыкты ул, тик сиздермәде. Сер бирмәде. Кайларга, кемнәргә генә алып бармады. Өшкертте, укытты...

Эчмичә айлар, еллар йөргән иренә карап соңыннан үзе дә  ышанмады. Бүген алардан да бәхетле кеше юк. Менә шушы бәхет өчен, яши башлагач тагын ун ел буе көрәшергә туры килде Шәмсиягә. Йокысыннан “Аллага шөкер, Гомәрем бар, янәшәмдә, Ходаем, шушы бәхеттән мәхрүм итмә!”, дип уяна ул бүген.

Бәхетле хатынын күргән Гомәр икеләтә бәхетле, кычкырып әйтергә дә курка. “Җаның бирми, җаный юк”, дия иде әбисе. Менә бит аның кадерлесе, аның өчен җаны да жәл түгел. Сөйгәне дә, яндырганы да, шаштырганы да, баткаклыктан тартып алучы да, Гомәрнең кызына башын иеп барып, аны әтисенә кайтаручы да, аны үз баласыдай якын итүче дә, вафат булган хатыны, укытучысы Гүзәл рухына дога кылучы да,  Гомәрне кеше итүче дә, ире өчен гомерен бирергә әзер торучы да, бердәнбер яратканы да  Шәмсия бит аның, сүнмәсен генә иде бу учак, сөюләре генә бетмәсен, Ходай гына күп күрмәсен!.. Ышанырлык та түгел, әмма чын.

Сурия МингатинаӘтнә районы, “Әтнә таңы” журналисты

фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: