Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Бер җыр

Алтын бәһасенә торган затлар Китә тора... Сыкрый бу күңел... Зират бит ул парлап,  җитәкләшеп Китә торган яхшы җир түгел! Кеше кадере тузан бөртеге күк: Югала ул каты җил чыкса... Китүчеләр үзе исән чакта Халкым, диеп янган бит юкса... Некрологлар ташка басылганда, Залда минут тынлык булганда, Яши әле исем! Хәтер - кыска, Көннәр узу белән югала... Кемнәр генә ниләр кырмагандыр?! Фани дөнья истән чыгара. Тарих сыйган кулъязмалар тузып, Тузан эчеп ята чормада. Кеше кадере тузан бөртегедәй: Туза, оча, таптап югала... Кеше хәтерендә тузан түгел, Бер җыр булып калыйк дөньяда!
Гөлнур Айзат. Буа шәһәре

 Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев