Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Бәхетле булсын язмыш

Тик бәхетле булсын язмышлар...

Тыныч кына аккан суга төшсә

Яр буеннан балчык ишелеп,

Пыяладай чиста агым сулар

Болганалар шул чак сизелеп.

Кем гаепле монда, искән җилме,

Әллә инде ташкын ярсуы.

Бәлки язын таудан эзләр ярып

Елгаларга аккан кар суы?!

Кеше язмышы да шуңа охшаш,

Ялгышлыклар юлда очраса,

Бирешергә мөмкин, адашырга,

Сукмакларны бутап шул чакта.

Гомерләр бит ике тапкыр килми,

Очраса да кайчак ялгышлар,

Төзәтергә кирәк кичекмәстән,

Тик бәхетле булсын язмышлар.

Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА. Башкортстан

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев