Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Бәхет

Бәхет көтеп яши һәрбер күңел...

“Бәхетлеме син?” дип сорасалар,

Бәхетсез дип әйтү мөмкин түгел.

Бәхет өчен туа һәрбер кеше,

Бәхет көтеп яши һәрбер күңел.

Бәхет – янда сине аңлар кеше булса,

Бәхет – туганнарың таянычы булса.

Бәхет – сынауларда сабыр булсаң,

Aвыр чакта яннарыңда дуслар калса...

Бәхет – кылсаң һәрчак изге гамәл,

Бәхет тели белегез сез, тели алган кадәр,

Күпсенмәгез башкаларның бәхетенә,

Тансык була сиңа килгән бәхет кенә!

Бәхет өчен күңелләргә бер нур кирәк,

Бәхет эзләп газаплана күпме йөрәк...

Җирдә яшәү – үзе бер зур бәхет булса,

Бәхет телим гомерлеккә сезгә, дуслар!

Динә Җәләева. Балтач районы

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев