Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Башкортстан - туган йортым

Татар-башкорт туганлыгы мәңгелеккә берләшкән...

Башкорт булып тумасам да,

Мин бит башкорт баласы.

Башкортстан туган йортым,

Ул - Илемнең анасы.

Башкорт илендә туганмын,

Башкорт җирендә яшим.

Үз телемнән мин читләшмим,

Мин аны сөеп яшим.

Татар-башкорт туганлыгы,

Мәңгелеккә берләшкән.

Безне шулай берләштергән,

Татулыкта Җир-әнкәм.

Башкортым суза кураен,

Татарым - тальян моңын.

Татар-башкорт җыры булып

Йөрәктән чыга җырым!

Бик горур татар кызы мин,

Башкортстан баласы!

Мәнге шулай суынмасын

Татар-башкорт арасы!

Гөлсем Нәбиуллина, Башкортстан

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев